Чишмэ
-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 август 2020, 15:23

Балаларны бәла-казадан саклагыз!

Хәзерге вакытта балалар травматизмы, өлкәннәрнеке белән чагыштырганда, күбрәк. Бу аңлашыла да, чөнки һәрнәрсә белән кызыксынучан сабыйларны гел күз уңында тотып булмый.

Быел җәйге лагерьлар ачылмагач, аларның күбесе көне буена өйдә ялгыз кала, чөнки әти-әниләре эштә.
Чишмә районы балалар поликлиникасыннан 2020 елның 7 августына кадәр алынган мәгълүматлар буенча, дәваханәгә спорт белән шөгыльләнгәндә имгәнгән 12, аяк-куллары сынган 5, көнкүрештә имгәнү сәбәпле 24, юл-транспорт фаҗигасеннән соң ике, пешү сәбәпле тугыз бала китерелгән. Статистика буенча, 2019 елда балалар поликлиникасына спорт травмалары белән 28 кеше, шуларның 15е аяк-кул сыну сәбәпле; көнкүрештә травма алып 36 кеше мөрәҗәгать иткән, ике бала тән җәрәхәтләре белән һәм берсе юл-транспорт һәлакәтеннән соң китерелгән.
– Быел көнкүрештә пешү, кайнар су белән саксыз эш итү аркасында имгәнүләр еш очрый. Күбесенчә кечкенә яшьтәге балаларның тәне пешә, әйтик, 3 яшькә кадәрге тугыз баланың алтысы тән пешү белән килде. Шулай ук биектән егылып төшү очраклары да еш, – ди балалар поликлиникасы мөдире Лилия Шәфигуллина. – Кызганычка каршы, тәннең бер өлешен ампутацияләү очраклары да бар, мәсәлән, бер малай ишеккә бармагын кыскан иде. Шулай ук бер яшькә кадәрге сабыйларның гомерен куркыныч астына куймауга игътибар юнәлтергә теләр идек, чөнки республикада күкрәк яшендәге балаларның сулышы каплану сәбәпле үлем очрагы булды, әти белән әни баланы караватына түгел, ә үзләре янына йокларга салган булган. Чишмә районында мондый очраклар теркәлмәде. Балаларны аерым йоклату яхшырак, беркайчан да үз яныңа салырга ярамый.
Баланы бәрелү-сугылудан тулысынча саклау мөмкин түгел, бигрәк тә җәйге чорда, каникулларда контрольдә тоту һәм хәвефтән саклап калу авыр. Әмма ата-аналар да, балалар да иминлек кагыйдәләрен үтәсә, күңелсез хәлләрдән котылырга мөмкин. Беренчедән, аларны урамда да, өйдә яки су буенда да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк, шулай ук яраланырга яки йотарга мөмкин булган дарулар, серкә, шырпы кебек яки барлык әйберләрне ераккарак җыеп куюың хәерле. Шкафлар, тумбочкалар һәм башка авыр предметлар баланың өстенә килеп төшмәслек итеп тотрыклы торырга, тәрәзәләр ябык булырга тиеш. Быел районда балаларның тәрәзәдән егылып төшү очраклары булмады, әмма республика буенча андый очраклар бар. Бала белән шулай ук су буенда һәм юлларда хәвефсезлек кагыйдәләре турында сөйләшергә, барысын да аңлатырга кирәк.
Фото: https://pixabay.com/ru
Читайте нас