Чишмэ
-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 август 2020, 17:51

Дөньяда COVID-19дан беренче прививка

Рәсәйдә коронавирус инфекциясеннән дөньяда беренче вакцина теркәлде.

Бу турыда ил Президенты Владимир Путин Хөкүмәт киңәшмәсендә хәбәр итте.
Вакцина Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәгендә эшләнде.
Кеше аденовирусы нигезендә ясалган препарат башта кимерүчеләрдә һәм маймылларда сыналган, аннан соң прививкалар сынауда катнашырга теләк белдергән кешеләргә ясалды.
– Вакцина югары нәтиҗәлелеген һәм хәвефсез булуын күрсәтте. Сынауда катнашучыларның барысында да COVID-19га каршы югары титрлар барлыкка килде. Шул ук вакытта аларның берсендә дә иммунитетның җитди өзлегүе күзәтелмәде. Хәзер вакцина ике мәйданчыкта – Рәсәй Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге үзәгендә һәм «Биннофарм» компаниясе тарафыннан җитештерелә башлаячак, – дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
Беренче булып вакцинаны медицина хезмәткәрләре һәм укытучылар алыр дип көтелә. Владимир Путин хәбәр итүенчә, аның бер кызы да прививка ясаткан, шул рәвешле экспериментта катнашкан. Уколдан соң температурасы 38гә кадәр күтәрелгән, икенче көнне 37 тирәсе генә булган. Хәзер ул үзен яхшы хис итә, титрлары да югары.
– Күпләрнең прививкадан соң бернинди үзгәреш сизмәвен һәм температурасы булмавын беләм. Гомумән, барысы да берни дә эшләмәгән кебек уза. Иң мөһиме, әлбәттә, киләчәктә дә әлеге вакцинаны куллануның хәвефсезлеген һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итү, – дип ассызыклады Владимир Путин.
Коронавирустан прививканы җитди хроник авырулары булган кешеләргә һәм аллергикларга ясатырга ярамый. Бу исемлеккә аутоиммун авырулары, артрит, артроз, кискен стадияләр, поллиноз һәм азык-төлеккә аллергиясе булган кешеләр керә.
Вакцинаны киләсе елның гыйнварыннан башлап кадатырга мөмкин булачак. Әлегә исә битлек киеп йөрү режимы һәм дезинфекция чаралары турында онытырга ярамый. Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан Югары әзерлек режимы турындагы указга кертелгән үзгәрешләрдә дә әйтелгән. Аерым алганда, документта кеше күп килә торган урыннарда эшләүче оешмалар, шулай ук транспорт хезмәтләре күрсәтүче предприятиеләр көн саен дезинфекция үткәрергә, COVID-19 вирусын профилактикалау буенча белешмәлекләр яки листовкалар булуны тәэмин итәргә, битлексез килгән клиентларны хезмәтләндерүдән, ә сәүдә объектлары, финанс учреждениеләр һәм Күп функцияле үзәкләр перчаткасыз килүчеләргә дә хезмәт күрсәтүдән баш тартырга тиеш дип язылган.
Чирне кисәтү чараларын үтәү мөһим, әлеге вакытта республикада авыруның җиңелчә формасының артуы күзәтелә. COVID белән авыручы үзенең әйләнә-тирәдәгеләргә чир йоктырып йөрүен белмәскә дә мөмкин. Бүгенге көндә чирләүчеләрнең якынча 60 проценты – 40 яшьтән 60 яшькә кадәрге кешеләр. Авыручы пенсионерларның гомуми саны – якынча 6 процент.
Фото: https://www.rbc.ru/
Читайте нас