Чишмэ
-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 август 2020, 19:35

Тирә-юньдәге чисталык үзебезгә бәйле

Чүп-чар проблемасы – районның, гомумән, бөтен планетаның көнүзәк проблемаларының берсе.

Социаль челтәрләрдә әледән-әле теләсә кайда ташланган, контейнер янына илтеп җиткерелмәгән яки урман буйларында яткан чүп-чар фотолары күренә.
Ә Типография урамында исә төзелештән яки бакча тазартканнан соң калган чүп-чарны контейнер каршындагы бордюр читенә китереп бушаталар. Кайвакыт шул тирәдән узганда чыгарып ташланган иске һәм тузган диваннарны да күрергә була. Аларның контейнерга сыймаячагы аңлашылып тора, чүплеккә илтеп ташларга иренгәннәр, күрәсең. Һәм бу хәл биредә генә күзәтелми. Шуңа күрә поселокта контейнер мәйданчыклары янына зур габаритлы чүп-чар җыю өчен бункер кую турында карар кабул ителде.
– Бункерларны куйгач, тузып яткан чүп-чар юк диярлек, контейнер мәйданчыклары эстетик төс алды. Чернышевский урамында элек чүп-чарны куак арасына ташлаган булсалар, хәзер контейнерга, ягъни бункерга сала башлаганнар, элекке кебек өемнәр күренми. Берничә контейнерны яңарттык, чүп-чарны вакытында түгеп торырга тырышабыз, – дип сөйләде «Ямь» җәмгыятенең баш инженеры Ринат Мөслимов. – Ә чүп-чар чыгарырга кирәк булган участоклар саны арту сәбәпле (бу – авыллар да, авыл Советлары да, гомумән, бөтен район), техникага йөкләнеш арта, ватылган чаклары да була. Шуңа да карамастан, чүпне вакытында түгәргә тырышабыз.
Чишмә поссоветыннан хәбәр итүләренчә, өченчө кварталда Чишмәдә тагын 23 бункер урнаштыру планлаштырыла, шулай ук тагын 45 контейнер сатып алынган.
– Быел контейнер мәйданчыкларын да яңарттык: кайбер урыннарда нигезен бетонладык, контейнерларны буядык, шулай ук койма куйдык яки алыштырдык, – диде Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин.
Чишмә районында яшәүчеләргә чүп-чарны теләсә кайда ташламагыз, контейнерларга илтеп салыгыз, дип мөрәҗәгать итәсе килә. Югыйсә, көзге җилләр исә башласа, бу чүп-чар тирә-юньгә очып таралачак бит. Бу безнең төбәк, безнең район, монда безгә һәм балаларыбызга яшәргә бит, шуның өчен тирә-юнебезне чүплеккә әйләндермәсәк иде!
Читайте нас