Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
13 август 2020, 18:30

Тәпәрештәге кичке савым

Тәпәреш фермасының җәйге лагерена яңа «УАЗ»-буханка килеп туктады, аның руле артына Фаил Хәйруллин утырган. Әйткәндәй, бу техника фермага күптән түгел, яхшы күрсәткечләр өчен МТСның үзәк бүлекчәсе тарафыннан бирелгән.

«Үзәк» МТС предприятиесенең Чишмә бүлекчәсе управляющие Илгиз Ишмаев уазик шоферын «Кыйммәтле йөк ташыйсың, саграк йөре», дип шаяртып каршы алды. Сыер савучылар машинадан төшкәч тә эшкә керештеләр. Кичке савым башланды.
– Хуҗалыкта үз эшләрен яхшы белүче тәҗрибәле савымчылар һәм терлекчеләр эшли, – ди ферма мөдире Фидаил Ямгуров.
– Әлеге вакытта фермада 30 хезмәткәр бар. Терлекчеләр һәм сыер савучылар, нигездә, Тәпәрешнекеләр, Чувалкиптан килеп эшләүчеләр дә бар, аларны машина белән йөртәбез. Терлекчелектә кадрлар җитмәү проблемасы юк. 25–30ар ел эшләүче савымчыларыбыз бар. Җәйге лагерьда 625 баш терлек асрала: бу – бозаулар, таналар, үгезләр, 220 савым сыеры. Һәр сыердан тәүлегенә 19,7 литр сөт савып алына. Көндәлек тулаем савым 3400 литрдан артып китә, 3100 литр сөтне югары сорт белән Благовар сөт заводына тапшырабыз. Сөт сыйфатына карата бернинди кисәтүләр дә юк, – диде ул.
Сыер савучылар шул арада малларны саву өчен кертә башладылар. Менә Сиринә Галиева капканы ачып: «Кая барасыз, берәмләп керегез», дип сыерларга дәште.
– Һәр төркемдә беренче булып керүче сыерлар бар. Алар безнең тавышка өйрәнеп беткән. 30 ел эшлим инде, хәзер миңа 55 яшь. Пенсиягә чыккач та эшләрмен дип уйлыйм. Ничек калдырып китәсең инде аларны?! – дип елмайды ул.
Һәр савучы төркемдәге сыерларына үзе тамга куйган, берсенең ул яшел түгәрәкләр, икенчесенең – зәңгәр конуслар. Бу алмашка килгән сыер савучылар буталмасын өчен дә эшләнә.
– Быел яшь сыерлар сөтне күп бирә, – ди Сиринә Галиева. – Без канәгать – яхшы түлиләр, хезмәт хакын бүлеп аена ике тапкыр алабыз. Моннан тыш, үзебезнең йорт маллары өчен салам, печән һәм фураж бирәләр. Барыбызның да шәхси хуҗалыгыбыз бар.
Читайте нас