Чишмэ
-23 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 август 2020, 18:18

Битараф булмавыгыз өчен рәхмәт!

30 июльдә Чишмә районы хакимиятенең зур залында район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рим Нәбиуллин районның волонтерлык активы белән очрашты.

Яшьләр эшләре буенча белгеч Ильвина Байбурина чыгышында волонтерларның үзизоляция чорында башкарган эшләре турында сөйләде. Ильвина Инсаф кызы сүзләренә караганда, Чишмә районының волонтерлык активында 75 волонтер исәплә-нә, шуларның 25е – актив һәм резервтагылары – 50. Үзизоляция чорында 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник чирләре булган кешеләргә ярдәм итү, азык-төлек, дарулар китерү өчен махсус колл-үзәк булдырылды. Район волонтерлары шулай ук азык-төлек җыелмалары таратуда, РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш биргәндә сайлау участоклары эшендә катнашты. Кайбер волонтерлар курслар узып, башлангыч әзерлеклек турында таныклыклар алдылар.
– Чишмә районы волонтерлары спорт ярышлары, сабантуйлар һәм башка чаралар үткәргәндә генә түгел, районда коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә дә зур өлеш керттеләр. Алар, зарарлану куркынычы булуга карамастан, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп халыкка булыштылар, азык-төлек һәм дарулар тапшырдылар, – дип билгеләп үтте Рим Мидхәт улы.
Ришат Әнис улы волонтерларга район тормышында катнашканнары һәм активлык күрсәтүләре өчен тантаналы шартларда Рәхмәт хатлары тапшырды. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Сөләйманова да РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү вакытында сайлау участокларында эшләгән волонтерларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
– Волонтерларга күрсәткән ярдәмнәре, эчкерсезлекләре һәм булышырга әзер торулары өчен рәхмәт әйтәсем, шулай ук сабырлык, сәламәтлек телисем килә, алга таба да изге гамәлләр кылуларын дәвам итсеннәр иде. Сезнең белән хезмәттәшлегебез нәтиҗәле булыр, волонтерлык хәрәкәтендә катнашырга теләүчеләр саны артыр дип өметләнәбез, – диде Ришат Әнис улы.
Читайте нас