Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 август 2020, 14:17
Белореттан эш сәфәре белән
5 августта Белорет районы җитәкчесе Андрей Иванюта җитәкчелегендәге делегация эш сәфәре белән Чишмә районына килде.
Кунаклар Тарих-крайны өйрәнү музеенда, район мәктәпләрендә, җәмигъ мәчеттә һәм Успение чиркәвендә, шулай ук Чишмә районының сәнәгать объектларында һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.
Делегация әгъзалары шулай ук берничә терлекчелек һәм игенчелек хуҗалыгында барган эшләр белән таныштылар, шул исәптән районның гына түгел, ә республиканың да токымлы маллар үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларының берсе булган «Нурис» җәмгыятенә бардылар. Кунаклар ферманың корпусларын, терлекләрне асрау шартларын карадылар, хуҗалыкның казанышлары һәм кадрлар турында сөйләштеләр.
Кунаклар сүзләренә караганда, Чишмә районы аларда уңай тәэссоратлар калдырган.
Белорет районыннан килгән делегациягә Чишмә районы турында истәлек итеп якташыбыз, башкорт эстрадасы сандугачы Фәридә Кудашева турында китаплар бүләк ителгән.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"