Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 июль 2020, 20:33
Сәламәтлегегез – үзегезнең кулларда!
Республикада коронавирус пандемиясе белән хәл элеккечә катлаулы булып кала. Расланган диагнозлар саны кимесә дә, бөтенләй юк түгел, әлеге вакытта Башкортстанда 6000нән артык авыру бар.
Чишмә район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров хәбәр итүенчә, районда ел башыннан 101 пациентта коронавирус диагнозы расланган, 81 кеше терелгән. Бүгенге көндә йогышлы авырулар госпиталендә 50 кеше дәвалана, алар арасында гемодиализга йөрүче 11 авыру, 17 чишмәле бар. Коронавирус диагнозлы 20 пациент өйдә амбулатор дәвалана. Ковидлы авырулар белән турыдан-туры элемтәдә булучылар 50 кеше һәм элемтәдә булырга ихтимал булганнар – 147. Коронавирус белән чирләгәндә беренче чиратта, сулыш органнары зыян күрә, авыруның үпкәсе зарарлана.
– Чишмәлеләр җәмәгать урыннарында санитар-эпидемиологик режимны бозалар, шул сәбәпле чирләүчеләр саны даими рәвештә арта, госпитальдә пациентлар саны 70–80 кешегә кадәр җиткән чаклар булды. Баштарак битлек кию режимы азмы-күпме үтәлсә дә, хәзер халык тынычланды. Кибетләрдә дә битлек киючеләр сирәк, безнең хезмәткәрләр битлек киюне таләп итсәләр, шәхси саклану чаралары белән һәркемне дәваханә тәэмин итәргә тиеш, дип гауга куптаралар. Пациентның үзенең битлеге, перчаткасы һәм бахиласы булырга тиеш. Авырулар белән бәйләнештә булган һәм 14 көнлек үзизоляция режимын үтәргә тиешле кешеләр тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә җитди карамый, кибетләргә, урамга чыгалар, танышлары белән аралашалар, – ди баш табиб.
Хөрмәтле чишмәлеләр, үзегезнең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплырак карагыз, битлек режимын һәм социаль дистанцияне саклагыз, кулларыгызны йогышсызландыру чаралары белән эшкәртегез! 65 яшьтән өлкәнрәкләр, бер кирәксезгә җәмәгать урыннарына бармаска тырышыгыз! – дип мөрәҗәгать итте халыкка Камил Самат улы.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"