Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 июль 2020, 13:19

Кышка әзерлек тулы куәткә бара

Чишмәдә яңа ягып җылыту мизгеленә әзерлек тулы куәткә бара.

Ленин урамында, «Рәхәт» кибете янында төрле махсус техника – машиналар, краннар гүләп эшли. Биредә «Чишмәэнергосервис» җәмгыяте бригадасы эшли. Алар кыш поселок халкының фатирлары җылы булсын өчен җылылык челтәрләрен ремонтлыйлар. Участок мастеры А. Шәйхетдинов, яңгыр сибәләп торуга карамастан, бригада эшләвен дәвам итә, дип аңлатты.
– Яңгыр көчәйгәндә, эретеп ябыштыручы эшләгән урынны япма белән каплыйбыз. Эшне бер көнгә дә туктатмыйбыз, – ди участок начальнигы Р. Уразбахтин.
– Бүген тормышыбызны утсыз һәм җылысыз күз алдына китерү дә куркыныч, шуңа күрә без капиталь ремонт, җылылык һәм электрчелтәрләрен көзге-кышкы чорга әзерләү планын ел башыннан ук төзибез, – ди «Чишмэнергосервис» җәмгыяте директоры вазифасын вакытлыча башкаручы Әлфия Рәхимкулова. – Үткән ягып җылыту мизгеле нәтиҗәләре буенча, апрель ахырында бу планга төзәтмәләр кертәбез һәм эшләрнең календарь графигын төзибез.
Капиталь ремонт буенча эшләрне башкару өчен акча тариф исәбенә кертелгән.
Моннан тыш, предприятие БР Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының экспертлар советы карамагында Чишмә поселогында һәм Алкин-2 авылында җылылык белән тәэмин итү өлкәсенә караган ике инвестиция программасы эшләнгән һәм расланган. Тәүгесе буенча район Мәдәният сарае котельныен үзгәртеп кордык, ике казанны, автоматиканы һәм горелканы тулысынча алыштырдык.
Әлеге котельный акчаны экономияләү максатында тулысынча автомат режимга күчерелде, ягъни хезмәткәрләр анда даими күзәтеп тормый.
Әйткәндәй, бу автоматик режимда эшләгән 13 котельныйның сигезенчесе инде.
Эшләрнең гомуми күләме – 2 миллион 600 мең сумлык.
Әлеге программа буенча шулай ук Ленин урамында заманча пенополиуретан изоляция кулланып һәм киселешне арттырып төп җылылык магистрален алыштыру буенча эшләр башкарыла. Әгәр торбаларны гадәттәгечә пыяла мамык белән төргәндә җылылыкны 15–16% югалткан булсак, хәзер бу күрсәткечне 7–8%ка кадәр киметтек. Яз җылылыкүткәргечне эшләтеп караганнан соң, ун урында өзеклек булуы ачык-ланды. Әлеге вакытта аларның барысы да ремонтланды. Алмаштырылган җылылык челтәрләренең гомуми озынлыгы 410 погон метр тәшкил итә. Тариф исәбе буенча күздә тотылган капиталь ремонт күләмен гамәлдә үтәдек. Чишмә поселогында инвестиция программасы күләме – 4 миллион 100 мең, Алкин-2дә 1 миллион 50 мең сум тәшкил итә.
13 котельныйның 11е әзер, шуларның икесендә эшләр бара; шул сәбәпле 16–29 июльдә Чишмә поселогында һәм шикәр заводы бистәсендә кайнар су бирү туктатылып тора.
Электрчелтәрләрне көзге-кышкы чорга әзерләү буенча капиталь ремонтның расланган планы һәм инвестиция программасы буенча эшләр алып барыла, аның барышында АСКУЭ (электр энергиясен коммерция исәпкә алуның автомат системасы) кертелә.
Программа, махсус исәпләгечләр куела, алар GSM аша мәгълүмат тапшыралар, һәм күрсәтмәләрне кабинетта утырган килеш кенә алырга мөмкин булачак. Әмма аны гамәлгә керткәнче, электрчелтәрләр яңартыла – искеләре урынына ышанычлы, җил-давылга чыдамлы, изоляцияле электрчыбыклар куела. Быел Тыныч урамында (ерак дәваханә бистәсендә) электр белән тәэмин итү челтәрләре үзгәртеп корылды. Инвестиция программасы барышында шулай ук Төзелеш һәм Кооператив урамнарында ике трансформатор подстанциясен, Яңа һәм Шоссе урамнарында электр чыбыкларны алыштырып АСКУЭ программасы урнаштыру ниятләнә. Капиталь ремонт планы буенча 5нче мәктәп, үзәк район дәваханәсе, 1нче мәктәп территорияләрендә подстанцияләр түбәләре алыштырылды. «Медик» һәм «Строитель» бакчачылык ширкәтләрендә электр энергиясе сыйфатын арттыру өчен ВЛ-04кВ челтәрләре үзгәртеп корылды.
«Чишмә-су» җәмгыятендә төп эшләр авыл торак пунктларында алып барыла. Чишмә авылында канализация-насос станциясе ремонтлана, Абрайда ППМИ программасы буенча су башнясы алыштырылды.
– Үрге Тирмә, Өйдрәк һәм Алкин авылларында да шундый ук эшләр көтелә, – диде предприятиенең баш инженеры Азат Хәкимов.
Читайте нас