Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 июль 2020, 15:41

Һәр сатучының үз товары бар

Сәүдә һәрвакыт илнең икътисади һәм хәтта сәяси тормышында мөһим роль уйнаган.

Базар мөнәсәбәтләре үсеш алу белән сатучы һөнәре киң таралган һәм кирәкле һөнәрләрнең берсенә әйләнде. Бүгенге көндә Чишмә районында яшәүчеләрне бик күп кибет челтәрләре, сәүдә үзәкләре, бутиклар, лареклар хезмәтләндерә.
Бу юллар авторы халык телендә «баня» дип йөртелүче «Арт» сәүдә комплексында булганда шундагы бутикларның берсенә кызы белән өлкән яшьләрдәге бер хатын килеп керде.
– Кызым, монда кил, биредә җылы галошлар саталар иде. Алыйк әле, минекеләр тузды инде.
– Әйе, мин алардан үземә дә, балаларга да шлепанцы алам.
Ярми авылыннан Җәмил һәм Лемма Собханкуловлар сату белән 26 ел шөгыльләнәләр. «Арт» сәүдә комплексында үз бутиклары бар. Барысы да 1994 елның апрелендә башланган. Ул вакытта алар Алкин-2 хәрби шәһәрчегендә яшәгәннәр, Җәмил Шамил улына 34 яшь булган, военторгта экспедитор, ә хатыны балалар шифаханәсендә укытучы булып эшләгән. Кыскартулар башлана һәм ул эшсез торып кала. Нәрсә эшләргә? Берничә кеше Мәскәүгә барып товар алып кайталар. Аны башта урамда саталар, ә 2000 елда, «Арт» сәүдә комплексы төзелгәч, биредән арендага урын алалар. Рәсәйдә җитештерелгән аяк киемнәре, җиңел һәм эш киемнәре, көндәлек ихтыяҗдагы, ягъни беренче чиратта кирәкле товарлар саталар. Алып кайту өчен заказлар кабул итәләр.
– Минемчә, һәр сатучының үз товары бар. Безнең товар – аяк киеме, галошлар, итекләр, сандалиләр, – ди Җәмил Собханкулов. Монда безне бөтенесе дә беләләр. Сәүдә хезмәткәре буларак 26 ел стажым булу сәбәпле, шуны әйтә алам: барысын да акыл белән эшләргә кирәк. «Акыл белән сәүдә итсәң табыш алырсың», – дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Без бу эшкә балачактан өйрәнгән. Мин Ярмидән. Без дә, барлык ярмилеләр кебек, суган, кишер үстердек һәм әти-әниләр белән бергә аны сатарга йөрдек. Иртә уңдырышлы бәрәңге утырттык һәм печәнгә төшкәнче ярты бакча казып сатарга өлгерә идек.
Әлеге вакытта сәүдә – икътисадның актив үсеш алган тармакларының берсе, ул бюджетка салым керемнәренең сизелерлек өлешен тәэмин итә. Мәсәлән, Рәсәйнең статистика хезмәте мәгълүматларына караганда, илдә кече предприятиеләрнең яртысы диярлек сәүдә тармагында эшли, анда 3 миллионнан артык кеше хезмәт куя.
Читайте нас