Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
28 июль 2020, 13:35

Карбыз сайлый беләсезме?

Җәй күпләр көтеп алган карбыз мизгеле җитә, һәм яшелчә-җимеш сатучы кибет киштәләре төрле зурлыктагы буйлы-буйлы карбызлар белән чуарлана.

– Карбызларыгыз кайдан? Ә Әстерханныкы юкмы? – дип сорый сатып алучыларның берсе.
– Казахстаннан китерелгән, бик баллы, ә әстерхан сортлысы әлегә юк, – дип җавап бирә сатучы.
Чыннан да, яшелчә лавкаларының берсендә сатучы Вәсимә Ногаева сөйләвенчә, күпләр әстерхан сортлы карбызларны сорый. Тик әлегә киштәләрдә, нигездә, казахстанныкын гына очратырга мөмкин.
– Эссе көннәрдә карбыз бик тиз сатылып бетә, бигрәк тә ялга китүче яшьләр ала. Һәр сатып алучының карбыз сайлау алымы бар. Кемдер карбызны күтәреп кыса, аннары тыңлап карый, әһә, шыртлый, димәк, өлгергән ди. Мондый ысул белән күбрәк яшьләр файдалана. Кайберәүләр шакып карый, үзем дә шулай итәм: шакып тыңлап карыйм, яңгыравык тавыш килсә, димәк, өлгергән, юк икән, андыйны алырга кирәкми, – дип фикерләре белән уртаклашты Вәсимә Рамзан кызы. – «Кыз» карбызны эзләүчеләр дә бар, алары сусылрак һәм баллырак була. Моны аңлар өчен карбызның аскы өлешенә карыйлар. «Кыз»ныкы батынкы, яссы, зур көрән түгәрәкле, ә «малай»ныкы – кечкенә түгәрәкле. Өстәвенә, «кызлар»ның орлыклары да азрак була, – ди ул.
Яхшы карбызны табу авыр, һәм аны сайлап алу – тулы бер фән. Кемдер сабагы буенча карый, әгәр карбыз өлгерсә, сабагы коры һәм нәзек була, җиңел сына. Яшел икән, димәк, карбыз өлгереп җиткәнче өзелгән. Кемдер тышына карый, ярылып киткән, тырналган, чыелган урыннар булса, мондый карбызны алырга кирәкми.
– Карбыз салкынрак булса, тагын да яхшырак, ул чакта аның тәме дә татлырак булачак. Әйткәндәй, яшьләр елга буена ял итәргә баргач суыту өчен аны пакет белән суга салалар, – диде Вәсимә Ногаева.
Читайте нас