Чишмэ
-11 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 июль 2020, 21:31

Мәктәп менюсында – үзебезнең яшелчә-җимеш

22 июльдә Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров эш сәфәре белән Чишмә районына килде.

22 июльдә Башкортстан Республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров эш сәфәре белән Чишмә районына килде.
Республика Башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, төбәк җитәкчесе Чишмә яшелчә-җимеш питомнигы эшчәнлеге, җәмәгать территорияләрен төзекләндерү планнары белән танышты һәм күчмә «Авыл сәгате» үткәрде.
– Узган ел безнең авыл хуҗалыгы предприятиесенә 30 елга җиләк-җимеш питомник совхозының милек комплексы тапшырылды. Безнең планнарда – районда җиләк-җимеш культуралары үстерүне торгызу һәм Башкортстан халкын тәмле җиләк-җимеш, шулай ук сыйфатлы үсентеләр белән тәэмин итү, – дип билгеләде Чишмә питомнигы директоры Рамил Галиуллин.
Ул шулай ук алмагач бакчасына нигез салынуы һәм кыска вакыт эчендә уңыш алырга мөмкинлек бирүче заманча технологияләр кулланылуы турында сөйләде.
2034 елга шундый интенсив бакчалар мәйданын мең гектарга кадәр җиткерү планлаштырыла.
– Мондый башлангычларны гамәлгә ашыруда федераль һәм республика субсидияләре ярдәм итә. Бакчачыларның һәм җиләк-җимеш үстерүчеләрнең ихтыяҗларын тулысынча исәпкә алу өчен субсидияләү механизмнарын камилләштерү мөһим, – диде вице-премьер – БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов.
Чишмә җиләк-җимеш питомнигы балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне дә үз продукциясе белән тәэмин итә. Радий Фәрит улы мәктәп һәм балалар бакчалары менюсында, һичшиксез, үзебезнең төбәктә үстерелгән яшелчә-җимешләр булырга тиеш, дип бу тәҗрибәне хуплады.
«Укучыларны үзебездә җитештерелгән сыйфатлы азык-төлек белән тукландыру ниятебез бик җитди. Мәктәп ашханәләренә Башкортстанда җитештерелгән ит килсен өчен зур эпопея уздык. Бу эшне башлап җибәргәндә аның өлеше 40 проценттан кимрәк иде, ә хәзер аны 86 процентка җиткердек. Хәзер укучыларыбызның өстәлләрендә үзебезнең төбәктә үстерелгән яшелчәләр һәм җиләк-җимеш булсын өчен барысын да эшләячәкбез», – диде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы «Авыл сәгате»н Карамалы елгасындагы буаны үзгәртеп кору һәм якындагы территорияне үстерү темасыннан башлады. Әлеге проект берьюлы ике мәсьәләне хәл итәргә – җиләк-җимеш питомнигында су запасы һәм халыкка ял итү өчен уңайлы урын булдырырга тиеш.
Бу проект яр буен, пляжны, йөгерү юлларын, саф һава сулап йөрү урыннарын төзекләндерүне, балалар һәм спорт белән шөгыльләнү мәйданчыклары урнаштыруны күз уңында тота. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә проектны әзерләүгә акча бүлеп бирү мөмкинлеген карау мәсьәләсе йөкләтелде.
Читайте нас