Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июль 2020, 16:36
Пломбир, сорбе һәм эскимо...
Эссе көннәр өченче атна дәвам итә. Мондый һава торышында туңдырма белән сыйланып хәл алырга була.
Эссе көннәр өченче атна дәвам итә. Мондый һава торышында туңдырма белән сыйланып хәл алырга була.
Балаларның һәм өлкәннәрнең урамда еш кына туңдырма ашап китеп баруын күрергә мөмкин.
– Бигрәк эссе! Әллә куас алырга микән?
– Әйдәгез, туңдырма алыйк әле. Сиңа ниндие кирәк?
– Пломбир, әлбәттә.
Чишмәлеләр 60нчы елларда автовокзал янындагы ашханәдә туңдырма сатыла башлавын хәтерли. Туңдырма – ул туглап күпертелгән һәм катырылган сөт катнашмасы. Ул балалар да, өлкәннәр дә яраткан десертларның берсе. Пломбир, сөтле туңдырма, сорбе, ванильле яки шоколадлы, каһвәле, чикләвек, печенье, шоколад, җиләк-җимеш кисәкләре кушылган туңдырма; кәгазьгә төрелгән яки стаканга салынган, таякчыклы яки торт кебек туңдырма – һәркем күңеленә хуш килгәнен сайлап ала. Туңдырманы кытайлылар уйлап тапкан дип санала. Борынгы Рәсәйдә дә туңдырма җитештерүче предприятиеләр булган. Ә менә совет власте тәүдә бу ризыкны хупламаган. 1917 елгы революциядән соң туңдырма буржуйлар ризыгы дип саналган. Әмма совет делегациясе 30нчы елларда АКШка барганнан соң хәлләр үзгәргән.
Өлкән буын әле булса совет чорындагы туңдырманың тәмен хәтерли. Аның составында бер консервант та булмаган, ул фәкать сөттән генә эшләнгән! Аның барлык төрләре дә бердәм технология буенча җитештерелгән. Шуңа күрә десертның тәме Союзның барлык шәһәрләрендә бертөрле булган!
Әлеге вакытта Рәсәйдә җитештерүчеләрнең 80%ы (300дән 240ы) туңдырманы үсемлек чималыннан эшли. Әмма аны заманча туңдырма ясау җайланмасы яки миксер файдаланып, табигый ризыклардан өйдә ясарга да мөмкин.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"