Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июль 2020, 13:20

120 ел тарихлы рухани йорты

Дурас авылында урнашкан рухани йортына сакланыла торган Мәдәни мирас объекты статусы бирелде.

Дурас авылында урнашкан рухани йортына сакланыла торган Мәдәни мирас объекты статусы бирелде.
Уеп бизәлгән алтынсу төстәге тәрәзә капкачлы мәһабәт бу йорт әле дә авыл үзәгендә тора.
– Безнең авылда агач чиркәү 1882 елда халык акчасына төзелә, ә бу йортны рухани 1896 елда салган. Ул авылдагы иң матур йортларының берсе булды һәм шулай булып кала да, – дип сөйләде Дурас авылы китапханәсенең элеккеге китапханәчесе Нина Захарова.
Нина Андреевна сүзләренә караганда, Михаил Котлов 1874 елның 7 февралендә Уфа губернасы Минзәлә өязе Можарово авылында рухани гаиләсендә туа. 1896 елда Уфада духовный семинария тәмамлаганнан соң Дурас авылы чиркәвенә билгеләнә. Бу 22 яшьлек руханиның беренче һәм бердәнбер билгеләнеше була. 1919 елда, Гражданнар сугышы вакытында, Дурас авылы янганда чиркәү, рухани йорты һәм тагын бер таш йорт кына кала, калган йортлар янып күмергә әйләнә.
– Михаил Алексеевич авылда зур ихтирам казана, төпле акыллы, уйлап эш итүче, мәрхәмәтле һәм тыныч холыклы кеше була, гаиләләрне татулаштыра, акыллы киңәшләрен бирә. Ул авылда 1937 елга кадәр эшли, 1909 елда скуфья (баш киеме) белән бүләкләнә. Аннары аны баш күтәрүче чиркәү хезмәткәрләре оешмасының актив әгъзасы булуда гаеплиләр, янәсе ул 15 кулакны һәм башка чиркәү әһелләрен вербовать иткән, шулай ук совет властена каршы кораллы һөҗүм әзерләгән. Ул хатыны Анна Ивановна белән кызы Вера Михайловнаны Башкортстаннан читкә озатырга өлгерә. Үзен 1938 елның 15 гыйнварында атып үтерәләр, – дип сөйли Нина Андреевна.
Михаил Алексеевичның 50 баш умартасын, йортын тартып алалар, ул атып үтергәнче каравыл өендә яши. Вафатыннан соң,1959 елда гына аклана.
Чиркәү һәм рухани йорты озак еллар ябык тора, соңрак биредә 1–4 сыйныфларны укыта башлыйлар. 1950 елда Дураска Николай Глухов килә һәм элеккеге чиркәүне сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртеп кора, аның директоры итеп тәгаенләнә. Мәктәп ике катлы була, ә рухани йортында балалары белән укытучылар гаиләсе – Николай Дмитриевич һәм Евдокия Александровна яши башлый. Гаилә йортның яртысын били, икенче яртысында склад була.
Әлеге вакытта бу йортта гаиләсе белән Юлия Николаевна – Николай Глуховның оныгы яши. Алар йортның борынгы төзелешен саклый, уеп ясалган бизәкләрнең тузган урыннарын кабаттан ясап буяп куйганнар.
– Йортны заманча итеп үзгәртергә уйламадык та, мин республикадагы «Правда» эзләү отряды командиры буларак, йортларның борынгы рәвешенә өстенлек бирәм. Ремонт ясаганда стеналарыннан винтовка пулялары алдык, бу бит безнең тарих, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Юлия Николаевнаның ире Дмитрий Дунюшкин.
Читайте нас