Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 июль 2020, 19:58
Ауган агачларны дөрес итеп алырга кирәк
2019 елның 1 гыйнварыннан РФ гражданнарының җиргә ауган һәм корыган агачларны үз ихтыяҗлары өчен җыеп алу мөмкинлеге барлыкка килде, чөнки 2018 елның 18 апрелендәге «Рәсәй Федерациясе Урман кодексының 32нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы» 77нче Федераль закон үз көченә керде.
2019 елның 1 гыйнварыннан РФ гражданнарының җиргә ауган һәм корыган агачларны үз ихтыяҗлары өчен җыеп алу мөмкинлеге барлыкка килде, чөнки 2018 елның 18 апрелендәге «Рәсәй Федерациясе Урман кодексының 32нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы» 77нче Федераль закон үз көченә керде.
Җиргә ауган коры агачларны халык мунча якканда яки хуҗалык ихтыяҗлары өчен куллана, коры ботакларны җыю урманнарны чистартырга да ярдәм итә. Күпләрне «Ә ауган агачларны дөрес итеп ничек җыярга?» дигән сорау борчый. Һәм биредә «корып ауган агач»ның нинди булуын аңлау мөһим.
Нәрсә ул киске агач (валежник)? Ул җил-давыл, кар авырлыгы, кору, төрле чирләр аркасында җиргә ауган агач.
Коры булса да аумаган һәм киселгән агачлар (агач төпләре, кәүсәләре) киске агач исәбенә керми. Димәк, корыган агач җиргә аумаган булса, аны кисеп алырга ярамый. Үсеп утырган агач-куакларны да кисү тыела.
Киске агачны алу өчен урманчылыкка барып теркәлергә кирәк. Анда үзеңнең яшәгән адресыңны һәм агач кисеп алырга уйлаган урынны хәбәр итү мөһим. Урманчылыкта теркәлгәннән соң инструктаж үтәргә кирәк. Шуннан соң гына ауган агачны алырга мөмкин.
Агачларны төяү өчен транспорт куллансагыз, урман юлыннан гына барырга кирәк, ягъни юл булман урыннан транспорт белән үтәргә ярамый. Сынган яки корымыйча ауган агачны кисәргә, тамырыннан аерып алырга ярамый.
Шуны белү мөһим: киске агач төшенчәсен дөрес аңламау яки агач җыю кагыйдәләрен бозу административ җаваплылыкка китерергә мөмкин.
Фото:
Yandex.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"