Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
24 июль 2020, 14:46

Хәрби хезмәттә хәвефсезлек чаралары үтәлә

Илдә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш төгәлләнде, быел ул 1 апрельдән 15 июльгә кадәр үтте.

Илдә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш төгәлләнде, быел ул 1 апрельдән 15 июльгә кадәр үтте.
Хәрби хезмәткә бөтен Рәсәйдән 135 мең кеше, шул ук вакытта безнең республикадан 5 меңнән артык егет китте. Бу Үзәк хәрби округның башка төбәкләре белән чагыштырганда хәрби хезмәткә чакырылучыларның иң күп
саны.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быелгы кампания алдагысыннан аерылып торды, коронавирус комиссияләр эшенә үз төзәтмәләрен кертте. COVID-19 таралуга юл куймас өчен барлык хәвефсезлек чаралары күрелде. Хезмәт итү урыннарына китәр алдыннан булачак солдатлар мәҗбүри тәртиптә инфекция булу-булмауга тестлар тапшырдылар (беренче тапкыр поликлиникада, икенче тапкыр республика җыелма пунктында). Шуннан соң гына яңа форма алдылар. Сүз уңаеннан, хезмәткә яңа алынучылар арасында авыручыларның бер очрагы да теркәлмәгән.
Хәрби комиссариатта кешеләр күп җыелмасын өчен хезмәт итү урыннарына кадәр тимер юл транспорты белән генә түгел, ә автобус белән дә бардылар. Бу юлы шулай ук Оборона министрлыгының хәрби-транспорт авиациясе көчләре дә (5 самолет) җәлеп ителде. Барлык транспорт чаралары да мәҗбүри тәртиптә йогышсызландырылды.
2020 елда республикадан 7 кеше Воронеж, Санкт-Петербург, Сергиев Посад һәм Анапага фәнни роталарга китте. Анда югары һөнәри белемле һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлек тәҗрибәсе булган егетләрнең бару мөмкинлеге бар. Мондый роталарда хезмәт итәчәк солдатларга лабораторияләрдә эшләргә һәм оборона тармагы өчен алдынгы технологияләр булдыруда катнашырга туры киләчәк.
Егетләр хезмәт урыннарына барып җиткәч ике атналык карантин чаралары узачак. Бу вакытта аларны аерым казармаларга урнаштырачаклар, ашату һәм укыту калган хәрби хезмәткәрләрдән аерым оештырыла. Шул ук вакытта сәламәтлек торышларын даими тикшереп торачаклар. Тән температурасы тәүлегенә кимендә өч тапкыр үлчәнәчәк.
– Бүген без язгы-җәйге чакырылышны тәмамлыйбыз. Безнең егетләр Рәсәйнең барлык почмакларына, Калининградтан алып Владивостокка кадәр юл тотты. Үзебезнең Алкиндагы хәрби частьны да тулыландырдык. Башкортстан егетләре барлык төр гаскәрләрдә, ракета һәм һава-десант гаскәрләреннән алып фәнни роталарга һәм милли гвардия гаскәрләренә кадәр хезмәт итә, – дип хәбәр итте социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Башкортстан җитәкчесе һәр ир-ат хезмәт итәргә һәм хәрби белгечлек алырга тиеш дигән фикере белән уртаклашты.
– Барыгызга да – хәрби хезмәткәрләргә, аларның туганнарына һәм якыннарына да бер ел бик тиз үтеп китсен иде дип телим. Егетләргә аерым әйтәм – исегездә тотыгыз, сезне өйдә һәрвакыт көтәләр. Үземнең 1982 елда кирза итекләр киеп хезмәт итүемне хәтерлим һәм сезне бик яхшы аңлыйм, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Читайте нас