Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
23 июль 2020, 13:21

Фермерларга – грантлар!

Бүгенге көндә фермерлык – илнең аграр тармагын үстерүгә зур өлеш кертүче җитди җитештерү көче.

Бүгенге көндә фермерлык – илнең аграр тармагын үстерүгә зур өлеш кертүче җитди җитештерү көче.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте авыл хуҗалыгына, шул исәптән фермерларга ярдәм күрсәтү өчен бик күп чаралар күрә. Мәсәлән, икенче ел инде «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
«Яшь фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермасы» программаларыннан тыш, «Агростартап» программасы буенча да грант алырга мөмкин. Мондый грантны авыл җирендә даими яшәүче һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләгән (яки инде шөгыльләнгән) граждан алала.
– 2019 елда 15 кече эшмәкәрлек субъекты финанс яки милек ярдәме алу өчен үз проектларын тәкъдим итте. Барлык проектлар «Эшкуарлык сәгате» киңәшмәләрендә каралды, унысына «Агростартап» һәм «Яшь фермер» программаларында катнашырга тәкъдим ителде, – дип аңлатты крестьян (фермер) хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Филүз Дәүләтов.
Рафаэль Вәлиев (умартачылыкны үстерүгә), Хәмит Шәмсетдинов (үсемлекчелекне үстерүгә), Роза Хаҗиева (ит терлекчелеген үстерүгә), Эдуард Өметбаев (кошчылыкны үстерүгә), Әлфия Әһлиуллина (авыл хуҗалыгы кооперациясенең табышлы проекты буенча) республиканың бәйге комиссиясендә катнашу өчен документлар пакеты тапшырдылар.
Республика бәйгесе йомгаклары буенча шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Рафаэль Вәлиев («Агростартап» программасы), «Родничок» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Әлфия Әһлиуллина (матди базаны үстерү өчен) 3 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме (грант) алдылар.
Агымдагы елда «Эшмәкәрлек сәгате» киңәшмәләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыкның җиде хуҗасына сөт терлекчелеген, яшелчәчелекне, балыкчылыкны, сарыкчылыкны, кәҗәчелекне үстерү буенча «Агростартап»та катнашырга тәкъдим ителде. Барлык катнашучылар да бәйге комиссиясенә документлар пакетын үз вакытында тапшырдылар һәм бәйгенең беренче этабын уздылар.
Гөлнара Шәмсетдинова (эшчәнлек юнәлеше – үсемлекчелек) «Агростартап» программасы бәйгесендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр исемлегенә кертелде.
Эшкуар Алия Карагулова (сөт терлекчелеге юнәлеше) «Яңа эш башлаучы фермер» программасы буенча 2020 елның икенче яртыеллыгында бәйгедә катнашу өчен документлар пакетын бирде.
2020 елда Чишмә фермерларының берсе дә «Гаилә фермасы» программасы буенча бәйгедә сайлап алынмады. 2021 елда Дамир Идиятуллин һәм Флүр Йосыпов әлеге программада катнашу өчен документлар тапшырырга планлаштыра.
Читайте нас