Арда да гыйбадәт кылу һәм авыл халкын, шул исәптән балаларны ислам кануннарына өйрәтү өчен яңа мәчет төзергә булганнар. Акча җыйганнар, булачак гыйбадәтханә урынында Корбан бәйрәме үткәргәннәр, догалар укыганнар. Кызганычка каршы, пандемия вакытында эшләр кичектерелгән, ә рөхсәт алынгач, төзелеш яңадан башланган. Мәчет төзүчеләр бригадиры, Хива шәһәреннән килгән манаралар төзү остасы Закирҗан Абдуллаев сүзләренә караганда, алар монда икенче ай эшли. Авыл халкы ярдәм итәргә тырыша, килеп кызыксынучылар да бар, яхшы сүз дә – сәдака.
– Мәчет бик матур булачак, төзелеш материаллары сыйфатлы, кирпече яхшы, эшләр дә әйбәт бара, нигезе тигез салынды. Күрше кибет хуҗалары Рәлиф белән Гөлшат Вахитовлар азык-төлек һәм техника белән булышалар, игелекле эш башкарабыз, – ди Закирҗан.
Төзүчеләрнең эше һәм төзелеш материаллары өчен иганәче түли, аның исемен берәү дә белми – ул билгесез булып калырга теләгән. Исламда игелекле эш башкару турында кычкырып сөйләп йөрмәү хуплана, сәдаканы күрсәтеп бирү дә шәригатьтә зур гөнаһ санала.
Тиздән Түбән Хаҗәт авылында да мәчет төзелеше башланачак. Башкортстан Республикасының элекке эчке эшләр министры, генерал-лейтенант Әнәс Хәсәновның туган ягында Бөек Ватан сугышында гомерләре өзелгән авыл халкы хөрмәтенә төзеләчәк «Аккош» мәчетенең беренче нигез ташы салынды.
Чарада Рәсәй мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Рәсәйнең югары мөфтие, Шәех-әл-Ислам Тәлгать Сафа улы Таҗетдин, Рәсәй Дәүләт думасы депутаты Инга Юмашева, Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләре, Чишмә районы хакимияте вәкилләре, Түбән Хаҗәт авылы халкы катнашты.
Биредә яшәүчеләрнең барысы да фашизмга каршы көрәшкә һәм сугыштан соңгы елларда илебезне торгызуга өлеш керткән авылдашларын хөрмәт белән искә ала. Шуңа күрә бу авылда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган мәчет төзү идеясен барысы да күтәреп алган.
Югары мөфти, Шәех-әл-Ислам Тәлгать Сафа улы Таҗетдин килгән кунаклар һәм авыл халкы белән бергә мөселман гыйбадәтханәсе булачак урында беренче намаз укыган.
– Булачак мәчеткә «Аккош» дигән исем бирергә булдык, бу төзелешне башлап җибәрүчеләрнең нияте саф булуы турында сөйли, – диде Усман хәзрәт. – Ә бит кайбер иганәчеләр пәйгамбәребез галәйһиссәламнең «Кем Аллаһ ризалыгын өмет итеп мәчет кора (үзен белсеннәр өчен, матди файда яки сәясәттә урын алу өчен түгел), Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер», дигән сүзләрне онытып, мәчетне үз исем-шәрифләре белән атарга тәкъдим итәләр.