Республикада традиция булып киткән «Басу көне» семинар-киңәшмәләр башланды.
Исәп буенча беренче чара быел 110 еллыгын билгеләүче Рәсәй Фәннәр академиясенең «Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты»ның (БНИИСХ) үсемлекчелек буенча Чишмә селекция үзәгендә үтте.
«Бөртекле уҗым культуралары: селекция, орлыкчылык, технологияләр һәм эшкәртү» темасына багышланган семинарның нәкъ биредә үтүе очраклы түгел, уҗым культуралары буенча Чишмә селекционерлары безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле.
Чарада БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов катнашты. Ул чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм БНИИСХ галимнәренең Рәсәйнең төрле төбәкләрендә үстерелгән бөртекле, мал азыгы һәм техник культураларның яңа сортларын сынау буенча зур эш алып баруын билгеләде. Чарада БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, район хакимият башлыклары урынбасарлары, авыл хуҗалыгы идарәлекләре (бүлекләре) башлыклары һәм белгечләре, ведомство карамагындагы предприятиеләр җитәкчеләре, хуҗалыклар җ-тәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар катнашты.
Семинарга әзерлек турында Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының үсемлекчелек буенча селекция үзәге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Әнвәр Шакирҗанов сөйләде:
– Семинарның максаты – Рәсәй Федерациясендә үстерелгән барлык уҗым культураларын күрсәтү. Шуңа күрә без барлык өлкәләрдән – төньяктан алып көньякка кадәр, төньякта урнашкан Төмән, Омск, Новосибирскидан башлап көньяктагы Ростов өлкәсенә кадәр безнең РФ селекционерлары тарафыннан чыгарылган барлык сортларны китердек. Биредә традицион культуралар: уҗым арышы, уҗым бодае, уҗым тритикалесе бар. Уҗым арпасын үстерү мәсьәләсе буенча сораулар бик күп. Кызганычка каршы, безнең республикада арпа начар кышлый. Шуңа күрә үзебезнең җитештерүчеләргә көзге арпаның 18 сортын күрсәтергә һәм безнең шартларда ничек үсүен, ничек кышлавын сөйләргә телибез. Аграрчылар культура әйбәт кышлаганда гына уңышның мул булуын яхшы белә. Шуңа күрә бер арпадан тыш, читтән кертелгән калган барлык культураларның да әйбәт кышлавы күңелгә ятышлы булды. Биредә, әлбәттә, кышның Башкортстанга хас булмаганча җылы килүен дә билгеләү мөһим. Бүген без җитештерүчеләр һәм фермерлар үз күзләре белән күрсен һәм үзләренә туры килгән сортларны сайласын өчен һәр сортның яхшы һәм начар яклары турында сөйләрбез. Чишмә селекция үзәге уҗым культуралары юнәлешендә эшли – без Рәсәй Федерациясендә селекция белән шөгыльләнүче алдынгы ун хуҗалык исәбенә керәбез.
«Пестициды.ru» хезмәткәрләре басуда авыл хуҗалыгы бел-гечләре белән «Башкортстан Республикасында уҗым культуралары үстерү технологиясенә «Янтари» саклау һәм тук-ландыру системасын кертү тәҗрибәсе» темасына кыскача лекция укыдылар. «БашИнком» фәнни предприятие галимнәре хуҗалыклар вәкилләрен предприятие лабораторияләрендә һәм җитештерү мәйданчыкларында эшләнгән биопрепаратлар һәм ашламаларны басуда сынап карау нәтиҗәләре белән таныштырдылар.
Семинарда катнашучылар традиция буенча заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсен карадылар, үсемлекләрне саклау чаралары, минераль ашламалар җитештерүче предприятиеләрнең продукциясе, галимнәрнең үсемлекчелек өлкәсендәге эшләнмәләре белән таныштылар. Мәсәлән, Башкорт дәүләт аграр университет галимнәре үзләренең эшләнмәләре һәм Чишмә районы предприятиеләре белән хезмәттәшлек турында сөйләделәр.
– Берничә көн элек кенә «Нерал-Чишмә» хуҗалыгында алты мең гектарга якын авыл хуҗалыгы җирләрен цифрлаштыру төгәлләнде, – диде агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультеты деканы, биологик фәннәр докторы Илгиз Асылбаев. – Тулы агрохимик анализ үткәрдек, төгәл игенчелек системасында эш алып барырга мөмкинлек бирә торган цифрлы карталар ясадык. Бу ашламаларны басуларның үзенчәлеген һәм уңдырышлылыгын исәпкә алып кертү өчен эшләнә. Моның өчен без автомат рәвештә проба алу җайланмалары кулландык, басуларга чыгып туфрак үрнәкләре сайлап алдык. Бу мәгълүматларны цифрлы картага керттек, һәм акыллы техника карта мәгълүматлары буенча билгеле бер участокка кирәкле күләмдәге ашламаны үзе кертә. Бу технология Башкортстанда беренче тапкыр кулланыла – безнең сынау проекты. Арытаба да «Нерал-Чишмә» җәмгыяте кырларында эшләячәкбез, планда – тугыз мең гектар мәйданлы басуларны тикшереп шундый карталар әзерләү һәм төзү. Без башка предприятиеләргә дә шуны тәкъдим итәбез.
Йогышлы авыруларны кисәтү максатларында, семинар программасы ике көнгә: 16 һәм 17 июльгә исәпләнгән иде. Чара үтүче участокларга бару, техниканы һәм тәҗрибә кырларын күрсәтү график буенча барды.