Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 июль 2020, 20:56

Кышын һәм җәен – бер рацион

«Нурис» җәмгыятенең токымчылык хуҗалыгында нәселле таналар сату өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

«Нурис» җәмгыятенең токымчылык хуҗалыгында нәселле таналар сату өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
– Бүгенге көндә хуҗалыкта 1550 баш терлек бар, шуларның алты йөзе – сыерлар, – дип хәбәр итте хуҗалыкның баш зоотехнигы Гөлнара Гатауллина. – Барлык эшләр – тирес чыгару, мал азыгы тарату автоматлаштырылган. Малларны көтүлектә йөртмибез, араннарда асрыйбыз. Хуҗалыкта малларны ашату бер төрле – терлекләр ел әйләнәсе консервланган баланслы азык белән туклана. Шуңа күрә сенажны күп итеп, ел ярымлык запас белән әзерлибез. Һәр корпуста дүрт сыер савучы һәм бер терлекче. Әлеге вакытта ун савучы эшли, һәрберсе 50шәр сыер карый. Зинаида Бикбулатова, Филзирә Хәлилова, Рәфыйка Юнысова тырышып хезмәт куялар. Яхшы хезмәткәрләрне ничек билгелибезме? Фермада балл буенча бәяләү системасы үзен яхшы күрсәтте. Белгечләр даими рәвештә карап йөреп чыгалар. Терлекчеләрнең көндәлек эшләрен, ничек чистартуларын, җиленне эшкәртүләрен, санитар нормаларның ничек үтәлүен тикшерәләр. Ахырда уртача балл чыгарыла. Күп балл җыйган сыер савучылар, терлекчеләр, ягъни яхшы эшләүчеләр премиягә лаек була. Шуңа күрә алар барлык вазифаларны төгәл үтәргә тырышалар. Шуңа да карамастан, белгечләр: ветеринарлар, зоотехниклар җитми.
«Нурис» җәмгыяте токымчылык хуҗалыгы булганга күрә, терлекләр катгый исәптә тора. Айлык артымны белү өчен алар туганнан башлап үлчәнә. Тана 400 килограммга кадәр җиткәч, ясалма орлыландырыла. Буаз таналарны үлчәмиләр, чөнки бу хәвефле. Буазмы-юкмы икәнлеген УЗИ аша тикшерәләр. Токымлы таналарны кыйммәт бәягә саталар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бөтен исәпкә алу компьютерда алып барыла, ягъни һәр баш терлек – сыер, тана, үгез турында, аларның кайчан, нинди малдан тууы, сыер булса, билгеле бер вакытта күпме сөт бирүе, кан төркеме һәм башкалар – дүртенче буынга кадәр бөтен мәгълүмат тупланып бара. Узган ел Туймазы районы авыл хуҗалыгы предприятиесенә 50 баш мал, быел 12 нәсел үгезе сатканнар. Тагын 45–48 баш мал сату планлаштырыла. Нәселле таналарны һәм үгезләрне Рәсәй буенча гына түгел, Казахстанга, Үзбәкстанга да озаталар.
Читайте нас