Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
17 июль 2020, 14:36

Радий Хәбиров: Бу акчаларны алырга тырышыгыз!

Башкортстанда «2025 елга кадәр авыл территорияләрен комплекслы үстерү»федераль дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.

Башкортстанда «2025 елга кадәр авыл территорияләрен комплекслы үстерү»федераль дәүләт программасы гамәлгә ашырыла.
Программаның төп идеясе – авыл җирлеген авылда яшәү мөмкинлеген караучы гражданнар өчен җәлеп итәрлек итү.
Программа киң колачлы: Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә авыл территорияләрендә торак төзелеше, газлаштыру, су белән тәэмин итү, фельдшер-акушерлык пунктлары челтәрен һәм башкаларны үстерү гамәлгә ашырыла. Дәүләт транспорт комитеты алдында авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү бурычы тора.
БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов билгелеп үткәнчә, республика авылларының инфраструктурасын үстерүгә өч ел эчендә, юлларны ремонтлауга һәм төзүгә киткән акчаны исәпкә алмыйча, 5,5 миллиард сум җәлеп ителәчәк.
– Әлеге программа буенча безнең районга Пенза – Дурас һәм Уразбахты – М5 – Санжаровка (М5 – Богомоловка участогы) юллары буенча проект эшләренә тугыз миллион сум бүлеп бирелде, эшләр 2021 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу ике юл 2022 елда төзеләчәк, – дип хәбәр итте Чишмә районының баш архитекторы Илдус Зәйнуллин.
Бу юллар төзелеше федераль, республика һәм муниципаль бюджетлардан финансланачак.
– Бу программа инфраструктураны үстерүгә һәм авылда тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Боларның барысы да авылда яшәүнең җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм халыкның шәһәргә китүен туктату өчен эшләнә, – диде Илдус Риф улы.
Шул ук программа буенча биш авыл җирлегендә – Арслан, Дмитриевка, Ибраһим, Лесной һәм Енгалыш авыл биләмәләрендә контейнер мәйданчыклары урнаштыру алдан хупланды. Әмма, экспертиза белән бәйле кайбер хәлләргә бәйле рәвештә, алар 2020 елда программадан төшеп калды, хәзер бу авыл биләмәләре программада катнаша һәм 2021 елда мәйданчыкларны төзекләндерүгә финанслана алачак.
– БР капиталь төзелеш идарәсендә безнең Төньяк һәм Елга аръягы бистәләрендә су белән тәэмин итү һәм яңа су алу җайланмасы урнаштыру буенча проект эшләренә заявканы 20 миллион сумга бәяләделәр һәм кабул иттеләр. Бу бистәләрдә су белән тәэмин итү проблемасы кискен тора һәм хәл ителергә тиеш, – дип ассызыклады Илдус Риф улы.
Торак төзелешенә килгәндә, Яр буе бистәсендә икенче 96 фатирлы йорт төзелеше яңадан башланды, аны 2020 ел ахырына тәмамларга планлаштыралар. Шулай ук Шөнгәккүл, Ибраһим һәм Красный Октябрь авылларында шәхси торак төзелеше өчен ызаннарга бүлүне планлаштыру проектлары эшләнде.
Чишмә халкы авыл ипотекасыннан актив файдалана, 44 кеше әлеге ипотека буенча торак сатып алган инде, 34е документларны рәсмиләштерә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгын яхшы башкарылган эшләр өчен мактады, чөнки республика җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча алдынгы өч төбәк исәбендә. Шул ук вакытта ул муниципалитет башлыкларына акчаны вакытында үзләштерү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
– Тагын шуның кадәр эшләргә кирәк, эшне дәвам итегез. 20 миллиард – бу акчага «ябышыгыз», мөмкин кадәр күбрәк алырга тырышыгыз. Кая гына барсам да, су белән, газ белән тәэмин итү кебек сораулар бирәләр. Бу программа белән эшләргә өйрәнегез, – диде ул.
Читайте нас