

2020 елның 12 июлендә почта элемтәсе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен – Рәсәй почтасы көнен билгеләп үттеләр.
Авылда почта, элекке еллардагы кебек, мөһим һәм алыштыргысыз элемтә чарасы булып кала. Чишмә авылында да элемтә бүлекчәсе буш тормый, дөрес, анда асылда исә, гәзиткә язылырга, ут, газ өчен түләргә дип күбрәк өлкән яшьтәгеләр килә, ә яшьләр боларны интернет аша да эшли.
– Эшебез күп төрле: килгән гәзит-журналларны, посылкаларны, банде-рольләрне кабул итәбез, сортларга аерабыз. Моннан тыш, бездә азык-төлек һәм сәнәгать товарлары ассортименты зур, Почта Банк хезмәтләре бар. Мин гомерем буена почта элемтәсе өлкәсендә эшлим, башта Уфада, аннары кияүгә чыккач, биредә эшли башлавыма 40 елдан артык вакыт үтте, – дип сөйләде үзе турында Чишмә-5 бүлекчәсе начальнигы Наилә Гобәйдуллина.
Почта бүлекчәсе эшендә элеккечә, хат ташучы төп звено булып кала. Чишмә авылында хат ташучылар Рәмзилә Низаметдинова һәм Рәсимә Байбурина халыкка хезмәт күрсәтә. Аларның да элемтә бүлекчәсендә күпьеллык эш тәҗрибәсе бар. Алар
почтаны сортларга аерганнан соң иңнәренә зур сумка асып юлга чыгалар. Теләсә нинди һава шартларында, яңгырда да, эсседә дә, салкыннарда да халык үз вакытында гәзит-журналлар алалсын өчен күп чакрымнар үтәләр.
– Безнең хат ташучылар намуслы һәм хезмәт сөючән, алар кешеләргә карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген яхшы беләләр. Яшь белгечләр килеп эшләп карадылар да киттеләр, аларга я эш ошамады, я авыр, диделәр. «Чишмә», шулай ук «Комсомольская правда», «Өмет» гәзитләре – кеше иң күп язылган басмалар, журналларны сирәк алар, – дип билгеләде Наилә Барый кызы.
Пенсионерлар – иң күп укучы категория. Алар, яңалыкларны интернеттан белүгә өстенлек биргән яшьләрдән аермалы буларак, мәгълүматны «кәгазь» формада алырга күнеккән һәм гәзитне һәрчак түземсезлек белән көтеп алалар.
Авыл хуҗалыгы эшләре барышы, мәдәни һәм рухи дөньядагы вакыйгалар, законнардагы соңгы үзгәрешләр, спорт чаралары нәтиҗәләре, кешеләр турында мәкаләләр – бу район гәзите укучылар түземсезлек белән көтеп ала торган чараларның тулы исемлеге түгел әле. Хат ташучылар яңалыклар язылган басмаларны илтү өчен күп көч куялар. Укучының гәзитне алдыруы шулай ук хат ташучының эшенә, халыкны һәм танышларын язылырга өндәвенә, әбунә тәмамлануы турында искә төшерүенә дә бәйле. Әйткәндәй, Чишмә-5 бүлекчәсе икенче яртыеллыкта район «Чишмә»-«Родник плюс» гәзитенә әбунә буенча Чишмә районы элемтә бүлекчәләре арасында беренче урынга чыкты.
Хат ташучының сумкасы бушый... Эш көне тәмамлана, барлык хатлар, гәзит-журналлар һәм квитанцияләр таратылып беткән. Таныш маршрут буенча халыкка яңалыклар илтү өчен иртән янәдән элемтә бүлекчәсендә булырга кирәк.