Эсседә табиблар физик активлыктан тыелып торырга киңәш итә. Мондый эссе көннәр өлкән буын кешеләрнең сәламәтлеге өчен бигрәк тә куркыныч.
«Гемодиализ лабораториясе» җәмгыяте директорының дәвалау мәсьәләләре буенча урынбасары, табиб-нефролог Руслан Зыятдинов билгеләп үтүенчә, эсселек – ул һәрвакыт йөрәк-кан тамырлары системасына йөкләнеш.
«Организмның тирләү аркасында сыеклыкны югалтуы йөрәккә йөкләнешне арттыра, моннан тыш, организмның тоз балансы да кими, чөнки тир белән бергә электролитлар чыга. Эссе вакытта күләгәдә яки җиләсрәк урында торырга кирәк. Эсселекне бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр авыр кичерә, шуңа күрә саклык чараларын үтәргә кирәк», – диде табиб.
Аерым температура режимы таләп иткән даруларны суыткычта саклау, ә ут сүнгән очракка бозлы шешәләр булу мөһим.
«Физик йөкләнешне, кибеткә баруны, бакчада эшләүне чикләргә кирәк. Урамга чыкканда иркен җитен һәм мамык күлмәк кияргә кирәк. Күңелегез болганса, башыгыз әйләнсә яки авыртса, пульсның еш-еш тибүен тойсагыз, кичекмәстән җиләсрәк урынга барып басыгыз һәм су эчегез. Хәлегез яхшырмаса, медицина ярдәме чакыртырга кирәк, чөнки эссе капса электролитлар алу зарур. Температураның кискен төшүе дә, мәсәлән, урамнан кондиционер куелган бинага кергәндә кан тамырлары өчен зыянлы булырга мөмкин», – диде табиб.
Ул шулай ук эссе көннәрдә өлкән яшьтәге туганнарның хәлен ешрак белешеп торырга, хайваннарны һәм кешеләрне йортның өске катындагы ябык бүлмәдә калдырмау зарурлыгы турында искә төшерде.
Эссе көннәрдә яшелчә-җимешле җиңелчә ризык белән туклансаң яхшырак. Кофеинлы һәм шикәрле ризыклар, тониклар кулланмаска, газсыз су эчәргә кирәк.
Кояш сукканда беренче ярдәм күрсәтү һәм дәвалау ысуллары:
Зыян күрүчене кичекмәстән күләгәле салкынча урынга күчерергә кирәк. Косканда тончыкмасын өчен, башын борыбрак яткырырга. Җилкәсенә, маңгаена һәм муенына салкынча (бозлы түгел) юеш компресс куярга. Зыян күрүчегә су да сиптерергә була. Боз һәм артык салкын су кулланырга ярамый, чөнки температураның кинәт үзгәрүе организм өчен өстәмә стресс булып тора һәм кан тамырлары кысылырга мөмкин, бу авыруның хәлен тагын да кискенләштерәчәк.
Зыян күрүче аңында булса, су-тоз балансын тергезү өчен аңа күп итеп тозлы эчемлек эчерәләр (газсыз минераль су да мөмкин). Аңны югалткан очракта нашатыр спирты иснәтәләр.
Хәле яхшырмаса, ашыгыч медицина ярдәме таләп ителә. Балага, өлкән яшьтәге кешегә яки соматик авырулардан интегүче пациентка эссе капса, барлык очракларда, хәтта зыян күрүченең хәле нормальләшсә дә, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.