Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
14 июль 2020, 18:51

Печәнгә төшәргә вакыт

Әлеге вакытта авыл халкы мал-туарына кышкылыкка печән әзерли.

Әлеге вакытта авыл халкы мал-туарына кышкылыкка печән әзерли.
Ниһаять, яңгырлар бетте һәм чапкан печәнне җыеп алырга да була. Һава торышы җылы һәм яңгырлы булгач үләннәр дә куе. Агрономнар кәҗә үләнен һәм люцернаны быел ике тапкыр чабып алырга планлаштыралар. Кәҗә үләнен беренчегә чапканнар да инде, хәзер кындырак өлгергән.
Миңнемулла Собханкулов Ярми авылында урнашкан фермасында 30–40 баш мөгезле эре терлек асрый, шуңа күрә аңа кышны ныклы әзерлек белән каршы алырга кирәк. Фермер ел саен йөз тоннага якын печән әзерли. Моның өчен бөтен кирәкле техникасы: комбайны, чәчкече, тракторы һәм пресс-җыйгычы бар. Халыкка да ярдәм итә, эшчеләргә, бигрәк тә үз техникасы булмаганнарга печән бирә. Печән әзерләү һәрвакыт һава шартларына бәйле, шуңа күрә кояшлы аяз көн булса печәнгә төшү өчен иң кулай вакыт. Җәйнең нинди булачагын белү өчен хәтта кыш көннәрендә дә һа-
ва торышын күзәтәләр.
– Миңа ял көннәрендә улларым ярдәм итә. Бездә гаилә подряды. Оныклар да кечкенәдән өйрәнеп үсәләр, 5–6 яшьлекләре белән бергәләп көтү көтәбез, – ди Миңнемулла Фәйзрахман улы.
Сүз уңаеннан, фермерның сигез оныгы булуын әйтеп үтик. Җәй көннәрендә алар картәтиләре белән картәниләре янында кунакта, шуңа да күңелсезләнергә вакытлары юк. Хәзер бөтен эш зуррак оныклары белән уллары кулында. Кайчакта авыл механизаторлары булыша, Миңнемулла Фәйзрахман улы кулалмашка аларны печән белән тәэмин итә.
Печән әзерләү – авыл халкы тормышында мөһим чор. Электән авыл кешесе печәнне кул чалгысы белән чапкан булса, хәзер исә барысы да башкача, бөтен эш техника ярдәмендә башкарыла. Тәүдә үләнне трактор белән чабалар, аннары киптерәләр, арытаба рулоннарга төреп куялар. Шуңа күрә авыл халкының хезмәте шактый җиңеләйде. Шулай да, кышка яхшы сыйфатлы печән запасы булдыру өчен тырышып, тир түгеп эшләргә кирәк.
Читайте нас