Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 июль 2020, 20:34
Юллар хәвефсез булсын!
Рәсәйдә ел саен 3 июльдә Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) көне билгеләп үтелә.
Руслан Байков,
Рәсәй МВДның Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы
Рәсәйдә ел саен 3 июльдә Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе (ЮХИДИ) көне билгеләп үтелә.
Әлеге вакытта Дәүләт автоинспекциясе эшчәнлегенә юлга чыгып эшләү генә түгел, шулай ук транспорт чараларын теркәү һәм имтиханнар алу, юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләрне тәрбияләү дә керә. Чишмә районының ЮХИДИ хезмәтенә юл күзәтчелеге дәүләт инспекторы Айрат Карачурин, юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Әлфия Вәлиева, өлкән дәүләт техника күзәтчелеге инспекторы Айдар Салихов, административ практика инспекторы Айгөл Бикбулатова, дәүләт инспекторлары Игорь Пролипота һәм Равил Байбурин зур өлеш кертәләр.
Юл-патруль хезмәте – ул ЮХИДИнең нигезе, юл-патруль хезмәте инспекторы Дәүләт автоинспекциясенең йөзе булды һәм булып кала. Юлларда булган һәлакәтләр саны теркәлеп бара, юл-патруль хезмәте инспекторларының үз вакытында чара күрүе аркасында күпме кешеләрнең гомере сакланып калуы беркайда да исәпләнмәгән. Кешеләрнең күбесе безнең хезмәтнең никадәр авыр булуын аңлый һәм хезмәткәрләргә хөрмәт белән карый.
Юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы Фларит Бикбулатов, шулай ук инспекторлар Эмиль Янбарисовны, Динар Карачуринны, Альберт Насыйровны һәм Азат Вахитовны уңай яктан билгеләп үтәсем килә. Алар хокук бозучыларны ачыклаудан тыш, һава торышы нинди булуга карамастан, эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә юллардагы хәрәкәтнең хәвефсез булуына күзәтчелек итәләр.
Хезмәт ветераннары Вәзит Насыйров, Ришат Гыйләҗев, Ирек Янбарисов, Александр Сенча һәм егерме ел Дәүләт автоинспекциясендә эшләгән башка бик күп остазларыбыз киңәшләре, тәҗрибәләре, оператив бурычларны яхшы белеп хәл итүләре белән яшь хезмәткәрләргә зур ярдәм күрсәтәләр. Барлык ветераннарны ЮХИДИ оештырылуның 84 еллыгы белән котлыйбыз! Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, җан тынычлыгы, киләчәккә ышаныч белән каравыгызны һәм иминлек телибез.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"