Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
10 июль 2020, 16:20

Имтиханнар уңышлы үтсен!

3 июльдә агымдагы елда тәүге бердәм дәүләт имтиханы узды. Бу көнне 30 укучы информатика, әдәбият һәм географиядән сынау тапшырды.

3 июльдә агымдагы елда тәүге бердәм дәүләт имтиханы узды. Бу көнне 30 укучы информатика, әдәбият һәм географиядән сынау тапшырды.
Имтихан үткәрү пунктында беренче минутлардан ук чыгарылыш укучыларының җиңелчә дулкынлануы һәм җитдилеге сизелде, чөнки киләчәк тормышлары имтихан нәтиҗәсенә бәйле булачак. Алар янында кайчандыр үземнең дә шулай борчылуымны, арытаба язмышның бары тик үзеңә генә бәйле булуын искә төшердем.
– Авиация университетына укырга керергә җыенам, туры килә торган белгечлек буенча уку йорты булса, бәлки, башка шәһәргә барырмын. Карантин турында белгәч иркенләдек, әмма өстәмә бер ай өйдә әзерләнү бик булышты. Үз-үземә ышанам, исәп тоткан балларны алырга өметләнәм, – ди Тимур Фәхретдинов (ул информатика буенча имтихан тапшырды).
Алга китеп шуны билгеләп үтәм, имтиханнан соң Тимур барлык биремнәрне дә үти алуын сөйләде. Әмма кайбер биремнәрне төптән уйлап эшләргә туры килгән.
2020 елда төп яңалык – санитар-эпидемиологик нормаларның катгый шартлары. Имтихан тапшыру пункты алдан ук йогышсызландыру чаралары белән эшкәртелгән.
«Линейка»га баскан укучыларны имтихан үтәчәк аудиторияләргә чакырганда кешеләр туплануын булдырмас өчен метр ярым аралык белән кызыл линияләр сызылган.
Коридорларда су белән кулерлар урнаштырылган. Барлык аудиторияләр һәм коридорлар һаваны зарарсызландыру өчен кварц лампалар белән җиһазландырылган, аларны кешеләр булганда да кабызырга ярый. Шулай ук укучыларда температура булган очракка бокслар да бар.
Имтихан үткәрү пунктына кергәндә укучыларны һәм оештыручыларны медицина хезмәткәрләре – Ольга Денисова һәм Филүзә Курамшина каршы алды. Алар мәктәптә барлык шартларның үтәлешен күзәтә – температура үлчиләр, битлекләр, перчаткалар бирәләр (аларны өстәмә рәвештә антисептик чаралар белән эшкәртәләр). Укучыларга аудиториядән чыкмыйча гына ике сәгатьтән соң алыштыра алсыннар өчен ике пар битлек бирелә. Элек аудиториядә унбишәр укучы утырган булса, быел коронавируска бәйле, тугыз бала гына кертелде.
Быел да, барлык имтиханнардагы кебек, муниципаль һәм төбәкнең иҗтимагый күзәтүчеләре, дәүләт имтихан комиссиясенең күчмә әгъзалары бар иде. Коридорлар кәрәзле элемтәне басучы җайланмалар белән җиһазландырылган. Шулай ук, оештыручылар сүзләренә караганда, узган елда аудиторияләрдәге камералар заманчага алыштырылган, алар һәр укучыны 360 градуска карый ала. Тагын бер яңалык: тикшерүчеләр хәзер аудиториягә керә алмый.
4нче мәктәп укучысы Регина Янборисова әдәбияттан имтихан тапшырган һәм шул турыдагы тәэссоратлары белән уртаклашты.
– БДИга өч ел әзерләндем, миңа бу фән бик ошый. БДУның филология факультетына укырга керәсем килә. Бакалавриатка монда, Уфада укыйм, ә магистратурага, бәлки, башка шәһәрдә керермен. Кичә бераз дулкынландым, барлык әсәрләрне, шигырьләрне кабатлап укып чыктым. Хәзер инде барысы да артта калды, – диде ул.
Имтиханда Регина дүрт кечкенә һәм 200 сүздән торган бер зур инша язган.
Чишмә районында Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү өчен җаваплы кешеләрнең берсе Нурия Аллагулова хәбәр иткәнчә, имтихан штат режимында узган, хокук бозулар булмаган, вакытында башланган. Бу көнне имтиханнар биш аудиториядә булган. Имтихан эшләрен сканерлау да проблемасыз узган.
Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын 170 кеше тапшырачак, аларның 17се узган елгы чыгарылыш укучысы һәм дүртесе – урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаучылар.
Ә 6 һәм 7 июльдә рус теленнән имтихан булды. Укучыларның калган сынауларны да уңышлы гына тапшыруларын телибез!
Читайте нас