Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 июль 2020, 18:44

Сайлау буенча җиде көнлек марафон һәм яңа Конституция

Чәршәмбе көнне, 1 июльдә, Рәсәй Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумрәсәй тавыш бирү тәмамланды.

Чәршәмбе көнне, 1 июльдә, Рәсәй Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумрәсәй тавыш бирү тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, ул җиде көнгә сузылды, теләге булган һәркем «әйе» яки «юк» дип үз тавышын бирә алды. Беркетмәләрнең 100 процентын эш-кәрткәннән соң, рәсәйлеләрнең 77,92 процентының төзәтмәләрне хуплавы, 21,27 процентының каршы булуы ачыкланды. Участоклар ябылганнан соң ил буенча килгән сайлаучылар санының 65 процентка җитүе билгеле булды.
Башкортстан әлеге күрсәткеч буенча алдынгы төбәкләр арасына керде.
Шул ук вакытта республика халкының 88,68 проценты Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплап «әйе» каршысына билге куйганнар.
БР Үзәк сайлау комиссиясенең «кайнар линия»сенә ул эшли башлаганнан бирле 1049 шалтырату килгән. Гражданнар, барыннан да ешрак, тавыш бирү тәртибен, РФ Конституциясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне аңлатуны, шулай ук сайлау участогының кайда урнашуын хәбәр итүне сораганнар. Сайлау кампанияләре белән чагыштырганда, республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә шалтыратулар күп түгел. Тавыш бирү көненә кадәр – 48, тавыш бирүнең төп көнендә җиде мөрәҗәгать булган. Аларның барысы да законда билгеләнгән срокларда тикшерелгән, законнарны бозу очраклары ачыкланмаган.
Пәнҗешәмбе, 2 июльдә, Рәсәй Президенты Владимир Путин рәсәйлеләргә Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.
– Рәсәй гражданнарына рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәсем килә, «сезгә хуплавыгыз һәм ышанычыгыз өчен зур рәхмәт», – дип белдерде дәүләт башлыгы «Җиңү» оештыру комитеты утырышын ачып.
Аның сүзләренә караганда, СССР таркалганнан соң, тарихи үлчәмнәр буенча бик аз вакыт узды һәм хәзерге Рәсәй «аякка басу стадиясендә тора». Бу тормышыбызның барлык өлкәләренә: сәяси системага да, икътисадка да, һәм шулай ук башкаларга да кагыла.
– Безгә эчке тотрыклылык һәм илне, аның барлык институтларын ныгыту өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә төзәтмәләрне хуплаучыларга тагын бер кат рәхмәт белдерәм, – дип өстәде Владимир Путин.
Шуның белән бергә ил лидеры төзәтмәләр кабул итүгә каршы тавыш биргән рәсәйлеләрне аңлыйм, дип билгеләп үтте:
– Хәл ителмәгән проблемаларыбыз күп әле, бу дөрес. Кешеләр еш кына гаделсезлек, рәхимсезлек, битарафлык белән очраша. Күпләр әле бик авыр һәм катлаулы хәлдә яшиләр, ә безгә, ил җитәкчелегенә, кулдан килгәннең барысын да эшлибез кебек тоела.
Аның сүзләренә караганда, «тизрәк, төгәлрәк, оешканрак һәм нәтиҗәлерәк эшләргә тиеш булса да», тормыш хакимиятнең җиренә җиткереп эшләп бетермәвен күрсәтә.
Читайте нас