Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
9 июль 2020, 18:53

Атадан күргән – ук юнган

Рәсәйдә ел саен 8 июльдә мөһим бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.

Рәсәйдә ел саен 8 июльдә мөһим бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Шундый күркәм бәйрәм алдыннан без Караякуп авылыннан Илүзә һәм Ринат Әюповлар гаиләсендә булдык. Быел гаилә башлыгы Ринат Вил улы иҗтимагый бүләккә – «Әти батырлыгы» медаленә лаек булган.
Ринат Караякуп авылында күп балалы гаиләдә туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, шофер һәм механизатор белгечлеге алган. Армиядә хезмәт иткәннән соң туган колхозында эшләгән. Әлеге вакытта Уфада «Киа» автосалонында эшли. Илүзә Марс кызы 28 ел инде Караякуп мәктәбендә математика укыта.
Алар беренче тапкыр очрашулары турында түбәндәгеләрне искә төшерделәр. Илүзә: «1992 елда педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң Караякуп мәктәбенә эшкә килдем».
Ринат: «Авылга яшь укытучылар килүе турындагы яңалык бик тиз таралды. Ул вакытта мин колхозда шофер булып эшли идем. Урып-җыю чоры бара иде. Шуңа күрә укытучылар белән тиз генә таныша алмадым. Әмма сентябрь ахырында мәктәптә ниндидер кичә булды, Илүзәне беренче тапкыр шунда күрдем».
Илүзә: «Ул мине өйгә кадәр озатып куйды, шул кичтә мин аңа гашыйк булдым».
Ринат: «Бер елдан соң, 1993 елның 20 августында, өйләнештек».
Илүзә: «Ринатның апасы башкорт халкының туй йолалары үтәлүен күзәтте – килен төшергәндә мендәргә бастырдылар, үгет-нәсихәтләр бирделәр, ерак чишмәгә су юлы күрсәттеләр. Бер ел әти-әни йортында яшәдек. Соңрак мәктәп фатиры бушады, һәм без шунда күчендек».
Вакыт узу белән кечкенә мәктәп фатирын барлык уңайлыклары булган зур йортка әйләндергәннәр. Капкадан килеп керүгә үк биредә эш сөючән хуҗалар яшәве күренеп тора. Йорт алды ике өлешкә бүленгән, бер якта – техника һәм мал-туар, икенчесендә – чәчәкләр, һәр җирдә тәртип. Хуҗаларның сүзләренә караганда, алар эш бүлешеп тормый, улларын да шулай тәрбияләгәннәр, алар да хуҗалыкта бөтен эшне беләләр. Әюповларның өч уллары бар: икесе армиядә хезмәт итеп кайткан, хәзер эшлиләр дә, укыйлар да. Зур уллары Альберт нефть университетын тәмамлый, шушы көннәрдә диплом яклаган. Ул – авыл Советы депутаты. Уртанчы уллары Альмир аграр университетта белем ала, механик. Кечесе Алмаз әлегә мәктәптә укый. Ял көннәрендә әти-әниләренә булышалар, ә хуҗалыкта эш һәрвакыт җитәрлек – мал-туар асрыйлар, бакча үстерәләр, үз тракторлары бар. Сүз уңаеннан, бу аларның өченче тракторы инде. Шуңа да уллары үсмер яшьтән үк машина һәм трактор йөртергә өйрәнеп үскәннәр. Алар шулай ук спорт белән шөгыльләнә, музыка коралларында уйный. Альмир белән Алмаз курайчылар, чакырган һәр чарада катнашалар.
Шуңа күрә «Әти батырлыгы» медале белән нәкъ аларның әтиләрен бүләкләүләре очраклы түгел, шундый әтиләрдән үрнәк алырлык, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр корырга, балалар тәрбияләргә, төп эштә эшләргә генә түгел, ә йорт хуҗалыгын да алып барырга өйрәнергә була.
Читайте нас