Чишмэ
+19 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
5 Июля 2020, 09:45

Укучыларга уңышлар телик!

Республика, шул ук вакытта бөтен ил буенча чыгарылыш укучылары озак вакыт билгесезлектә булдылар, Бердәм дәүләт имтиханнарының кайчан башланачагын белмәделәр, сынаулар кичектерелә килде.

Укучылар да, ата-аналар да борчыла башлады. Һәм менә, ниһаять, әзерлек тәмамланды, җомга көнне, 3 июльдә беренче сынаулар башланды.
Электән килгән традиция буенча, белемнәрне тикшерү география, әдәбият һәм информатика буенча имтиханнардан башланды. Киләсе атнада балаларны рус теле һәм профиль дәрәҗәдәге математика буенча сынау көтә. БДИда катнашу өчен якынча 19 мең гариза бирелгән. Аларның күбесе рус теле, математика һәм җәмгыять белемен тапшырачак.
Төп дулкын 25 июньдә тәмамланачак, ә икенчесе 3–8 августта узачак. Исегезгә төшерәбез, быел Бердәм дәүләт имтиханы мәҗбүри түгел һәм укучылар мәктәп аттестатларын тест өчен билгеләрсез дә алачак. Ә менә югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләргә БДИдан башка булмый.
Быел имтихан тапшыру пунктларында санитар хәвефсезлекне тәэмин итү буенча моңарчы булмаган чаралар күрелгән (хәзерге шартларда алардан башка берничек тә ярамый). Аны тормышка ашыру өчен 8 миллион сумнан күбрәк акча бүленгән, ул медицина җиһазларына, контактсыз термометрларга, бер тапкыр кулланыла торган битлекләргә, бактерицид рециркуляторларга һәм йогышсызландыру чараларына тотылган.
Укучыларны каршы алучы оештыручыларның һәм җәмәгать күзәтүчеләренең дә шәхси саклану чаралары кулланырга тиешлеген искәртергә кирәк микән? Имтихан үткәрү пунктына кергәндә һәркемнең тән температурасы контактсыз термометр белән үлчәнергә тиеш. Югары температурасы һәм респиратор авыру билгеләре булган укучылар имтиханга кертелмәячәк.
БДИ-2020нең мөһим шартларыннан берсе – социаль дистанцияне үтәү. Нәкъ менә шуңа күрә дә һәр аудиториядә укучылар саны 9 кешедән артмаска тиеш. Шул сәбәпле имтихан үткәрү пунктлары саны 100гә җитте, шулай ук аудиторияләр дә хәзер 1411. Имтиханнарда тәртип урнаштыру өчен өстәмә рәвештә 245 оештыручы җәлеп ителде. Республика буенча барлыгы 944 күзәтүче эшли: 75е төбәкләрдә һәм 649ы муниципаль берәмлекләрдә. Шулай ук 220дән артык онлайн-күзәтүчене җәлеп итеп өч үзәк булдырылган.
– Имтиханнар үткәрүгә югары әзерлек булуын күрәм. Барыбыз да быелгы Бердәм дәүләт имтиханнарының үзенчәлеген аңлыйбыз. Мин күп кенә чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханнарны тапшырырга карар итүенә шатмын, – дип билгеләп үтте республика Башлыгы Радий Хәбиров төбәк Хөкүмәтендә узган атналык оператив киңәшмәдә.
Төбәк җитәкчесе шулай ук югары уку йортларына документлар кабул итүне рөхсәт итәргә кушты. Моның өчен вузлар барлык санитар нормаларның һәм таләпләрнең төгәл үтәлешен тәэмин итәргә тиеш.
Читайте нас