Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 июль 2020, 17:35

Тавыш бирүдә чишмәлеләрнең якынча 94 проценты катнашты

1 июльдә РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүнең төп һәм соңгы көне булды.

Бу көнне рәсәйлеләр илнең төп законына тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хуплый яки аларга каршы тавыш бирә алды.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү бер атна дәвам итте, бөтен ил буенча, шул исәптән Чишмә районында сайлау участоклары сайлаучылар өчен 25 июньдә иртәнге 8дә ачылды. Район буенча барлыгы 54 сайлау участогы эшләде.
25 июньдә район гәзите хәбәрчесе берничә сайлау участогында булды.
– Бүген безнең участокта иртәнге унбергә кадәр 12 сайлаучы тавыш бирде, барлыгы 1981 гражданин үз тавышын бирергә тиеш. Иң өлкән сайлаучыга 93 яшь, участок комиссиясе әгъзалары аның өенә барачак, – дип хәбәр итте Чишмә поселогының дүртенче мәктәбендә урнашкан 3360нчы участок сайлау комиссиясе рәисе Илмир Хәкимов.
Аның сүзләренә караганда, бу көнне сайлаучыларның күбесе төштән соң килер дип көткәннәр, беренче көндә әлеге участокта якынча 20% сайлаучы тавыш бирергә тиеш булган. Ул шулай ук быел теләге булган һәркем өйдә тавыш бирү өчен участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итә алды, дип билгеләде (элек бу хезмәт участокка үзләре килә алмаучы сайлаучыларга гына күрсәтелә иде). Бу очракта аңа участок комиссиясе әгъзалары бинага кермичә тавыш бирү өчен җайлаштырылган махсус тартмалар белән бара.
Шул ук көнне сәгать өчтә Чишмә поселогының район Мәдәният сараенда 3358нче сайлау участогында Чишмә район Советы рәисе Хәлил Бикмәев һәм БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, Чишмә май экстракцияләү заводының генераль директоры Айдар Якупов РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирделәр.
– Бүген без дәүләтебезнең киләчәге, яшь буынның иртәгәсе көнгә ышанычы өчен тавыш бирәбез. Мин, өлкән буын вәкиле буларак, Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплап тавыш бирдем, – диде Хәлил Халит улы.
– Сайлауга бик теләп килдем һәм «әйе» дип тавыш бирдем, чөнки Рәсәйгә тотрыклылык һәм үсеш алу кирәк. Гаиләм, тирә-ягымдагылар, Рәсәй халкы тыныч илдә яшәсен иде, – дип үз фикерен белдерде Айдар Вәгыйз улы.
1 июль иртәсендә Чишмә Тарих-крайны өйрәнү музеенда урнашкан 3357нче сайлау участогында халык күп иде. Төп тавыш бирү көнендә Чишмә районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Ришат Мансуров та сайлауга килде.
– Бүген җаваплы көн, Владимир Путин тәкъдим иткән төзәтмәләрдә социаль гарантияләр дә, безнең икътисадның тотрыклы үсешенә һәм гражданнарыбызның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга кагылышлы пунктлар да бар. Бүген без чишмәлеләрнең актив килүен күрәбез, бу аларның гражданлык җаваплылыгы турында сөйли, – дип билгеләде Ришат Әнис улы.
Бу көнне Караякуп Мәдәният йортында урнашкан 3331нче сайлау участогында да тавыш бирергә килүчеләр күп булды.
– Безнең участокта исемлек буенча 601 сайлаучы бар, 1 июльдә сәгать бергә кадәр 452 кеше тавыш бирде, бу 75% тәшкил итә, – дип хәбәр итте комиссия рәисе Рәзилә Әхмәтшина. – Әлеге вакытта 97 сайлаучы өйдә тавыш бирде, нигездә бу 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм кечкенә балалары булган әниләр.
Ул билгеләп үткәнчә, сайлаучыларның якынча 90%ының килүе көтелә. Тавыш бирүчеләрнең иң өлкәне – 89 яшьлек Нәфисә Булатова.
Чишмә поселогының Пионерлар һәм укучылар йортында урнашкан 3356нчы сайлау участогы ишекләре дә сайлаучылар өчен җиденче көн рәттән иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр ачык булды.
– Тавыш бирүнең беренче көнендә, 25нче июньдә, сайлаучыларның актив килүе күзәтелде, арытаба көннәрдә килүчеләр азрак булды, ә менә бүген чишмәлеләр актив тавыш бирә. Күрәсең, бездә менталитет шундый, рәсми төстә игълан ителгән көндә тавыш бирәләр, – дип фикерләре белән уртаклашты сайлау комиссиясе рәисе Айгөл Гаймалетдинова. – Бездә исемлек буенча барлыгы 2240 сайлаучы, хәзерге вакытта – 80%, 25 кеше өйдә тавыш бирде.
Ул шулай ук тугыз сайлаучының 21 июньгә кадәр үзләре барган урында тавыш бирүгә гариза тапшыруы, шуларның җидесенең тавыш бирүен билгеләп үтте.
Сайлаучы Галия Бляшова көннең икенче яртысында кызы Гөлфия белән тавыш бирергә килде.
– Мин сайлауларда һәрвакыт катнашам, моны үземнең гражданлык бурычым дип саныйм. Әлеге вакытта лаеклы ялдамын. Һәм бүген бу тавыш бирү тормышыбызны уңай якка үзгәртер, дигән өмет белән килдем, чөнки барлык төзәтмәләр дә ил гражданнары файдасына булыр, – дип билгеләде Галия Фәһим кызы.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык сайлау участокларында да саклык чаралары үтәлде: волонтерлар ишектән кергән һәркемне кулларны эшкәртү өчен антисептик белән каршы алдылар, аннары бер тапкыр кулланыла торган ручкалар, битлекләр һәм перчаткалар тапшырдылар, чыгу юлы аерым оештырылды. Сайлау комиссиясе әгъзалары һәм волонтерлар саклану экраннарында, бер тапкыр кулланыла торган халатларда һәм перчаткаларда булдылар.
Безнең белешмә
Тавыш бирүдә 37647 чишмәле катнашты, 34738 кеше (92,27%) – «әйе», 2649 (7,04%) сайлаучы «каршы» билгесен куйды.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 1 июльдә кичке сәгать 8гә кадәр, сайлау участоклары ябылганчы Башкортстанда 2,8 миллионнан артык кеше тавыш биргән, бу 89,78% тәшкил итә. Уфада бу сан 19 сәгать 30 минутка 85,5%, шәһәрләр буенча – 85,9%, авыл районнарында 91,7% тәшкил итте.
«РИА Новости» мәгълүматлары буенча, Конституциягә төзәтмәләр өчен рәсәйлеләрнең 78,03%ы тавыш биргән, 21,16%ы каршы чыккан, гомумрәсәй буенча тавыш бирүчеләр 65% тәшкил иткән.
Читайте нас: