Чишмэ
-13 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
3 июль 2020, 18:45

Кешеләр диярсең...

Кырмыскаларның тормышы кешеләрнекенә бик охшаш. Менә берничә мисал.

Яңа туган кырмыскалар аерым «балалар бакчаларына» йөри.
Аларны «тәрбиячеләр» карый. Тәрбиячеләр нәниләрне көненә берничә тапкыр оядан читкә йөрергә алып чыгалар.
Авыруларны «табиблар» дәвалый. Алар көн саен барлык кырмыскаларга да профилактик карау үткәрәләр, «сырхауханә»гә салалар, операция дә ясыйлар. Көньяк Америкада «фермер» кырмыскалар яши. Алар агачтагы ярыкларга туфрак тутыралар да шунда төрле культуралы үсемлекләр чәчәләр. Уңыш җыюда бар кырмыскалар да катнаша. Җыеп алынган орлык – ашауга, ә саламы төзелеш өчен тотыла.
Шулай ук аларда күмү йоласы да бар. Үлгән кырмысканы оядан ерак булмаган каберлеккә алып баралар һәм 2–2,5 сантиметр тирәнлектә җирлиләр.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас