Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 июль 2020, 18:35

Төп бурыч – элеккеге үсеш темпларына кайту

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы – Корылтай утырышында БР Хөкүмәтенең 2019 елда эш нәтиҗәләре турында хисап тотты.

Республика узган ел нәтиҗәләре буенча яхшы үсеш динамикасын күрсәтте: төбәктә тулай продукт 2,5 процентка артты, үлем-китемне, ярлылыкны киметүгә, халык керемен арттыруга ирешелде, хезмәт базарында уңай үзгәрешләр булды.
– Аңлашылуынча, коронавирус эпидемиясе хезмәт базарындагы хәлне бераз катлауландырды. Безнең бурыч – аны тиз арада җайга салу, эшсезлекне киметүнең элекке темпларына әйләнеп кайту, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Сәламәтлек саклау өлкәсенә ярдәм итү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала: бу максатка 70 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән, яңа сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм булганнарын үзгәртеп кору дәвам итә. Мәгариф системасына килгәндә, узган елда 22 балалар бакчасы ачылган. Хәзер укучыларның 92 проценты бер сменада укый, полилингваль мәктәпләр ачыла башлады.
– Без төзелеш өлкәсендә алдынгы төбәкләр унлыгына кердек. Файдалануга тапшырылган торак 2,4 миллион квадрат метрга җитте, алданган 1 600 өлешче күптән көткән фатирларын алды, – диде төбәк Башлыгы. Инвестицияләр күләменең 14 процентка диярлек артуы мөһим күрсәткеч булды.
– Без салымга ташлама бирәбез, үсеш алган территорияләрне һәм индустриаль паркларны үстерәбез. Инвестиция һәм эшкуарлык сәгатьләре үткәрү тәҗрибәсен керттек. «Алга» махсус икътисади зона булдыруны республика өчен мөһим казаныш дип саныйм, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе. – Пассажирларга хезмәт күрсәтүнең үтемлелеген һәм сыйфатын арттыру буенча чаралар күрелде. Автобус паркын яңарту башланды. «Алга» транспорт картасы эшләтеп җибәрелде.
Республика аграрчылары да уңышлары белән сөендерде: агросәнәгать комплексы продукциясе күләме 170 миллиард сумга җитте, аны экспортлау бер ярым тапкырга артты.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, 2020 елны катлаулы сынаулар елы дип атарга мөмкин, әмма коронавирус пандемиясе дә планнарны тормышка ашырырга комачаулый алмады. Республика инфекциянең күпләп таралуына, социаль өлкәдә һәм хезмәт базарында җитди өзлегүләргә юл куймады.
– Икътисадка, кече бизнеска ярдәм итү буенча чаралар күрдек. Дәүләт проектларын һәм программаларын тулысынча тормышка ашыруны дәвам иттек. Киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Җәмгыятебез тагын да ныграк берләште. Хәзер безнең бурыч – икътисадны, тормышыбызның барлык өлкәләрен мөмкин кадәр тизрәк тергезү, элеккеге үсеш темпларына кайту һәм республиканы алдынгы төбәкләр рәтенә чыгару, – дип белдерде Радий Хәбиров.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан
Читайте нас