Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
2 июль 2020, 17:12

Тәмәке тартуны ташла, чаңгыга бас!

Республиканың медицина профилактикасы үзәге төбәктә күпме тәмәке тартучы булуын исәпләгән. Статистика мәгълүматларына караганда, өлкәннәрнең 41,9 проценты тәмәке тарта.

Республика Хөкүмәтенең Сәламәтлек саклауны үстерү программасы әлеге күрсәткечне 2021 елдан 2026 елга кадәр 40 процентка кадәр киметергә ниятли.
Шулай ук түбәндәге максатлар куелган: төбәк халкының тотрыклы табигый үсешен тәэмин итү, республикада гомер озынлыгын арттыру, үлүчеләр һәм инвалидлар санын киметү, сәламәтлек саклау өлкәсендә гражданнар хокуклары үтәлүне тәэмин итү.
Кайсы подъезд иң яхшысы булыр?
Быел республикада күп фатирлы йортларда 2 меңнән артык подъезд ремонтланачак. Санитар-эпидемиологик чикләүләр аркасында март ахырында туктатылган ремонт эшләре 8 июньнән янә башланды.
Әлеге вакытта төзүчеләр 1000нән артык подъездны ремонтлый. Эшләрне тулысынча башкаруга килгәндә, аларны 1 октябрьгә кадәр төгәлләү ниятләнә. Әлеге кампания нәтиҗәләре буенча программа барышында ремонтланган иң яхшы подъездга ел саен бәйге үткәреләчәк.
Торак мәсьәләсен хәл итү өчен беренче адым
Катнашу өчен бернинди чикләүләр булмаган «Жилстройсбережения» ипотека-тупланма программасы 2021 елга кадәр озайтылырга мөмкин. Шулай ук тупланма чорны бер елга кадәр киметү мәсьәләсе дә карала, ул чакта еллыкның 3 процент ставкасы белән гамәлдәге федераль ташламалы торак кредитыннан күбрәк кеше файдалана алачак.
Республикада ипотека-тупланма программа 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла.
Шартларга ярашлы, төбәктә яшәүчеләр партнер банкларның берсендә өч елдан алты елга кадәр исәп ачарга мөмкин. Катнашучыларның айлык керемнәренә Башкортстан бюджетыннан 30 процентка кадәр премия исәпләнәчәк. Шулай итеп, яңа торак өчен беренче взнос тупларга мөмкин.
Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: