Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
1 июль 2020, 13:25
Дамир Даньялов: Үз күзләрем белән күрергә кирәк иде
Анестезиолог-реаниматологлар – ул еш кына стресс хәлендә һәм авыр шартларда эшләүче табиблар.
Операцияләрнең күбесе сәгатьләр буе дәвам итә, анестезиолог-реаниматологның уяулыгын һәм игътибарын бер минутка гына да югалтырга хокукы юк.
Бүгенге мәкаләбез 1986 елда яңа ачылган Чишмә үзәк район дәваханәсенең реанимация бүлегенә нигез салучы анестезиолог-реаниматолог Дамир Даньялов турында. Быел аның пациентлар гомере сагында торуына да 34 ел булган.
Дамир Расфар улы Авыргазы районының Игенче авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. 1981 елда, ВЛКСМның 15 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау эше факультетында белем алганнан соң юллама буенча Чишмә дәваханәсенә эшкә килә. Хезмәт юлын 1982 елда акушер-гинеколог вазифасында башлый. Өстәмә белем алганнан соң аны анестезиолог-реаниматолог итеп билгелиләр. Ә 1986–1988 елларда Дамир Расфар улы Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Тормыш иптәше Тәскирә Лотфулла кызы белән ул Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә танышкан. Алар озак еллар бергәләп Чишмә дәваханәсендә эшләгәннәр, ул реанимациядә шәфкать туташы булган, әлеге вакытта лаеклы ялда.
Даньяловлар Радмир һәм Илнур исемле ике ул үстергәннәр, алар әти-әнисе һөнәрен сайламаган.
– Без медицина өлкәсендә эшләүнең авыр икәнлеген белгәнгә күрә, улларыбызның табиб һөнәрен сайлавын теләмәдек. Алар икътисади һәм юридик белем алды, – дип билгеләп үтте Дамир Расфар улы.
Әйтергә кирәк, ул өченче бригада белән йогышлы авырулар госпиталендә ике атна эшләгән.
«Өлкән яшьтә булуым сәбәпле, ә миңа 62 яшь, баш табиб һәм аның урынбасары анда эшләтергә теләмәделәр, тик мин үз сүземдә нык тордым. Миңа барысын да үз күзләрем белән күрергә, үземне сынап карарга кирәк булды. Аннан соң, ярдәмем дә кирәк иде», ди Дамир Даньялов.
Сүз уңаеннан, ул – Башкортстан Республикасының, шулай ук Рәсәй Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы. Ә 2020 елның 23 июнендә район Хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Ришат Мансуров аны Чишмә район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы