Чишмэ
0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
30 июнь 2020, 18:16

Алар – чын геройлар

Коронавирус Рәсәйгә үтеп кергән тәүге көннән башлап бөтен игътибарыбыз илебезнең безнең хәвефсезлекне тәэмин итү өчен ниләр эшләвенә юнәлтелде.

Карантинны вакытында игълан итеп, вакытында гамәлдән чыгарырлар микән? Койкалар, битлекләр, дарулар һәм саклану костюмнары, үпкәләрне ясалма сулыш алдыру аппаратлары җитәрме? Безнең медиклар пандемиягә каршы тора алырмы?
Коронавирус эпидемиясе башлангач, җәмгыять күп еллар дәвамында медицинага җитәрлек игътибар бирмәгәнен аңладык. Табибларның ничек яшәве, медицинаның катлаулы хәлләргә ни дәрәҗәдә әзерлеге безне бөтенләй диярлек кызыксындырмады. Безне ни өчендер күбрәк шау-шулы геройлар һәм үзләрен «йолдыз» дип атаучыларның язмышы кызыксындырды, ә авырлык килгәч, без ил җитәкчесенең һәр сүзен йотлыгып тыңлый башладык. Авыргач, синең участок табибы, ашыгыч ярдәм фельдшеры, укол кадый белүче яшь шәфкать туташы «дәүләт»кә әверелә икән.
Бу көннәр безгә алтынны чүптән аерырга өйрәтте, без «йолдызлар» һәм интернет-гаугачылардан башка да яшәргә мөмкин булуын, ә менә ак халатлы кешедән башка яшәп булмаганлыгын аңладык.
Чын геройларның берсе – медицина колледжы директоры галстугын уңайсыз шәхси саклану чаралары костюмына алыштырган һәм инфекцион госпитальдә ике атналык вахтада торган Азат Хамматов ул.
Янә дә Уфаның 5нче шәһәр клиник дәваханәсенең көн саен 12 сәгать «кызыл» зонада булып, бер ай ялларсыз эшләгән терапия бүлеге мөдире Люция Җиһангирова. Шулай ук Уфаның Дим районы шәһәр клиник дәваханәсенең обсервацион бала тудыру бүлеге акушер-гинекологы Юлия Гарифуллина, ул соңгы ике атналык вахтада гына да үз бригадасы белән бергә 30 балага дөньяга килергә ярдәм иткән.
Алтынчы баласы тугач бер атнадан соң сменага баскан һәм табибларга коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәвалауда ярдәм итү өчен Карачай-Черкес Республикасына юлланган Уфа бригадасындагы 17 табибның берсе – табиб-терапевт Руслан Гомәров та – чын герой. Ике атна дәвамында тәүлек әйләнәсенә диярлек инфекционист булып эшләгән һәм терапия хезмәтенең барлык бүлекчәләрендә кардиолог буларак обход үткәргән Әлфирә Рәхмәтуллинага да дан һәм хөрмәт! Медик волонтер Ләйсән Хаҗиева хакында да герой дими кем дисең! Ул дәваханәдә кизү торырга да өлгерә, кризисның беренче көннәреннән үк меңләгән пенсионерга азык-төлек китерүне дә оештыра.
Алар һәм тагын йөзләгән табиб ярдәмендә меңләгән авыру яңадан үз балаларын һәм әти-әниләрен күрү, ә калганнар эшкә чыгу һәм урамнарда йөрү мөмкинлеге алды. Әлегә битлекләрдә, әлбәттә.
Конституциягә төзәтмәләр кертү хөкүмәткә халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне, кешеләр сәламәт яшәү рәвеше алып бара алсын һәм сәламәтлекләренә җаваплы карасын өчен тиешле шартлар тудыруны йөкли!
Бу һәр торак пунктта төзекләндерелгән медпункт булырга, «ашыгыч ярдәм» тиз килергә һәм төгәл билгеләнгән урынга алып барырга, ә зур дәваханәләрдә барлык кирәкле табиблар, заманча җиһазлар һәм аларда эш итүче белгечләр булырга тиеш дигәнне аңлата.
Без инде кола яланда ай ярым эчендә дөнья дәрәҗәсендәге госпиталь төзү үрнәген күрдек, ул эпидемия тәмамлангач та кешеләрне инфекцион дәваханә буларак кабул итәчәк. Дәүләт – кешеләргә яшәргә, ял итәргә һәм эшләргә ярдәм итә ала һәм итәргә бурычлы. Рәсәй Федерациясенең яңа Конституциясе нәкъ шуны күздә тота.
ӘЙТКӘНДӘЙ
Табибларга коронавирус белән эш өчен өстәмә түләү сакланачак... Ковид авыруларны дәвалаучы медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр, ким дигәндә, җәй ахырына кадәр озайтылачак. Бу хакта Владимир Путин белдерде.
«Коронавируслы авырулар белән эшләүче медиклар өчен тагын ике айга – июль һәм август дәвамында – барлык федераль түләүләрне һәм төбәк өстәмәләрен саклау мөһим дип саныйм», – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Владимир Путин күрсәтмәсе буенча, апрель башыннан «кызыл зоналар» дип аталган урыннарда эшләүче барлык табиблар аена – 80 мең, урта медицина персоналы һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү табиблары – 50 мең, кече персонал, фельдшерлар, шәфкать туташлары, машина йөртүчеләр 25 мең өстәмә акча ала. Барлык бу түләүләр табиблар тиешле сумманы кулларына ала алсын өчен физик берәмлекләр кеременә салымнан азат ителә. Аның каравы, алар отпуск акчасын исәпләгәндә исәпкә алына.
Моннан тыш, ТАСС язуынча, Владимир Путин эпидемия чорында үзләренең өлкән хезмәттәшләре белән бергә 15 меңнән артык студент – ординаторлар, аспирантлар эшләвен билгеләп үтте. Бу яшьләр чын хәрби чирканчык алды һәм булачак һөнәрләренә тугрылыкка сынау үтте. Дәүләт башлыгы бу студентларны бүләкләргә кирәк дип саный. Укуларын белгечлекләре буенча дәвам иткән очракта, аларга ташламалар һәм преференцияләр булачак.
...һәм яңа дәүләт бүләкләре гамәлгә кертелде
Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Президент ике яңа дәүләт бүләген: Пирогов орденын һәм Лука Крымский медален булдырды. Беренче бүләкләнүчеләр арасында – Башкортстаннан 15тән артык табиб. Югары федераль дәүләт бүләкләрен – барлыгы 80нән артык, ә республика дәрәҗәсендәгеләрен берничә йөз табиб алды.
Читайте нас