Чишмэ
+17 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Гомуми мәкаләләр
28 Июня 2020, 12:31

Яңа түләүләр һәм ташламалы ипотека

Сишәмбе, 23 июньдә, Рәсәй Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, анда ул гражданнарга һәм малтабарларга яңа ярдәм чаралары турында хәбәр итте.

Алар арасында – июльдә 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум күләмендә өстәмә түләүләр (сүз 28 миллион бала турында бара). Эшсез калган кешеләр өчен июль һәм август айларында арттырылган пособиеләр сакланып калачак.
– Гаиләдә ир белән хатын икесе дә эшен югалткан очракта балаларына өчәр мең сум акча һәм июль-август айларында эшсезлек буенча арттырылган пособие алуларын дәвам итәчәкләр, – диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин медицина һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен дәртсендергеч акча түләүне дә дәвам итәргә кушты. Шул ук вакытта ул отпускны исәпләгәндә дә исәпкә алынырга тиеш булачак.
– Гомумән алганда, Рәсәйнең сәламәтлек саклау системасы эпидемия башлануын әзерлек белән каршы алды. Әмма ул безнең хәл ителмәгән проблемаларны тагын да ачыграк күрсәтте, – диде Владимир Путин.
Торак мәсьәләсенә килгәндә, 6,5 процент ставка буенча ташламалы ипотека элеккеге кебек 3 миллион сумга кадәр түгел, ә 6 миллион сумга кадәр булган яңа торакка кагылачак. «Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләренә якын урнашкан торак пунктлар» турында сөйләгәндә, хәтта 12 миллионга кадәр.
Владимир Путин шулай ук 1 июльдән үзмәшгульләр өчен салым режимының Рәсәйнең барлык төбәкләренә таралачагын хәбәр итте. Шул ук вакытта үзмәшгульлек статусын 16 яшьтән алырга мөмкин булачак, шуның аркасында яңа эш башлаучы эшмәкәрләр бер айлык минималь хезмәт хакы күләмендә (12 130 сум) салым капиталы алачак.
Малтабарлыкка ярдәм итү чаралары арасында – ИТ-компанияләр өчен табышка салымны 20дән 3 процентка кадәр киметү. Владимир Путин шулай ук ИТ-тармак өчен салым маневрын тәкъдим итте: иминият взносының ставкасы ике тапкырга диярлек, 7,6 процентка кадәр киметеләчәк.
– Бу тармакта икътисад һәм социаль өлкә өчен мөһим булган бик күп технологияләр тупланган. Гомумән алганда, Рәсәй тормышының барлык өлкәләре өчен, – дип ассызыклады Владимир Путин.
Шулай ук чит илдә активлары булган кешеләр өчен башка илләрдәге компанияләр эшчәнлегеннән алынган керемгә салым түләүне гадиләштерү турында карар кабул ителде: өстәмә отчетсыз елына 5 миллион сум түләү рөхсәт ителә.
– Зыян күргән тармаклар өчен 2 процент ставка буенча ташламалы кредит кебек мәшгульлеккә ярдәм итү чарасына аерым тукталам. Бу акчалар оешмаларга, предприятиеләргә июнь, июль һәм август айларында өч тапкыр тигез өлешләр белән бире-ләчәк. Әйткәнебезчә, компаниядә хезмәткәрләр саны сакланып калганда, арытаба бурыч тулысынча бетереләчәк, – диде Владимир Путин.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан керемнәр 5 миллион сумнан артып китсә, физик затлар кеременә салым ставкасы (НДФЛ) 13 процент урынына 15 процент тәшкил итәчәк. Сүз барлык керемнәр турында түгел, ә керемнәр 5 миллион сумнан артып киткән очрак турында гына бара. Бу акчалар сирәк очрый торган чирләр белән авыручы балаларны дәвалауга юнәлдереләчәк.
Президент шулай ук төбәкләргә өстәмә ярдәм турында да хәбәр итте – эпидемиягә һәм аның сөземтәләренә каршы көрәшнең гомумдәүләт чараларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны компенсацияләү өчен тагын 100 миллиард сум акча бүленәчәк. Төбәктә юлларны яңартуга да шулкадәр акча биреләчәк:
– Бу акчалар эшләрне тиз эшләүче: төзүче, юлларны сыйфатлы итеп ремонтлаучы һәм графиктан алда баручы субъектларга җибәреләчәк, – дип ачыклык кертте Владимир Путин.
Фото: pixabay.com
Читайте нас