Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
27 июнь 2020, 12:28
Яхшы юллар өчен онлайн-сервис
Республикада юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау программасына йомгак ясалды.
Эшләр 15 февральдә үк башланды. 15 июньгә юлчылар планны 100%ка үтәп юллардагы 175 меңнән артык җитешсезлекне бетерде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БР Хөкүмәтендә үткән атналык оператив киңәшмәдә билгеләп үтүенчә, чокыр-чакырларны ямау буенча «күләмле эш башкарылды һәм ул күренеп тора». Ул республика халкы өчен онлайн-сервис эшләргә кушты, аның ярдәмендә тиешле хезмәтләр чокыр-чакырларны һәм тигезсезлекләрне оператив рәвештә бетерә алачак, бу юллардагы җитешсезлекләр турында хәбәр итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Экология мәсьәләләренә игътибар бирелә
Республикада 2024 елга кадәр ике меңнән артык чүплекне бетерү, калдыкларны аерым җыю өчен 25 мең контейнер урнаштыру, шулай ук Сибайда, Учалыда, Стәрлетамакта, Нефтекамада, Уфада һәм Салаватта һава пычрануга контрольлек итү буенча автоматлаштырылган җиде станция төзү планлаштырыла.
Шулай ук калдыкларны утильләштерү буенча өч завод һәм чүп-чарны сортларга аеручы 16 заманча комплекс төзеләчәк. Әлеге вакытта аларның өчесен төзү буенча эш башланган инде. Мәсәлән, Туймазы районында чүп-чарны сортларга аеру комплексы агымдагы ел ахырына кадәр ачылачак. Бәләбәй һәм Дәүләкән районнарында шундый ук комплекслар проектлары эшләнә.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы