Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
26 июнь 2020, 13:11

Р. Әсәдуллин: Тәрбия һәм фән үсеше янә көнүзәк булачак

2020 елның 1 июлендә илнең төп законына төзәтмәләр кертү буенча гомумрәсәй тавыш бирү үтәчәк.

БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Раил Әсәдуллин бу төзәтмәләргә карата үз карашын белдерде:
«Үз тормышымны мәгарифкә багышлаган кеше буларак, шуны билгеләп үтә алам, 1 июльдә тавыш биргәннән соң кертеләчәк төзәтмәләр мәгариф системасына булышлык итәчәк. Исегезгә төшерәм, Конституциягә кертү өчен тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр дә илнең социаль юнәлешле дәүләт буларак үсешен ассызыклый. Ә бу, беренче чиратта, мәгарифкә, фәнгә, мәдәнияткә, ил халкының мул тормышта яшәвенә игътибар бирүне аңлата. Мине бигрәк тә илдә тәрбия эше системасына, аз тәэмин ителгән кешеләргә ярдәм итү кирәклеге турындагы тезис, аерым алганда, «дәүләтнең ятим балаларның ата-анасы ролен үз өстенә алуы» шатландырды.
Хәзерге белем бирү практикасын алсак, бердәм дәүләт имтиханы һәм башка яңалыклар тәрбия системасын икенче планга күчерделәр. Һәм без моның нәтиҗәсенең җәмгыятькә көчле йогынты ясавын сиземли башладык. Законнарга кертелгән төзәтмәләрдә «тәрбия программаларын булдыру» турында әйтелә. Патриотик тәрбияне көчәйтүгә аерым игътибар бирелә.
Конституциядә рус телен һәм туган телләрне саклау һәм үстерү турында билгеләп үтүне дөрес, дип саныйм.
Төзәтмәләрдә тагын бер мөһим тема бар: илнең фәнни-техник алгарышы һәм фәнни-техник куәтен үстерү турында хәстәрлек күрү. Соңгы ун елда фәннәр белән идарә итүдә җитди экспериментлар булды, академик институтлар кыскартылды, бу фәннең һәм галимнәрнең халык алдындагы абруен кискен киметте.
Сәламәтлек саклау системасына зур ярдәм күрсәтелүе куанычлы, анда бөтен ил өчен бердәм стандартлар булачак. Бу башкаладагы гына түгел, ә төбәктәге медицина учреждениеләре дә үсәчәк дигән сүз».
Читайте нас: