Сыйфатлы электр приборлары
Яхшы ул кыйммәтле дигән сүз түгел әле! Сыйфатлы көнкүреш техникасын хәзер һәркем алу мөмкинлегенә ия, ул бик кыйммәт тормый. Көнкүреш техникасы кибетләрендә нибары өч-дүрт мең сумга ышанычлы һәм хәвефсез җылыткыч сатып алырга мөмкин. Өстәвенә, хәзер җәй һәм аларга зур ташламалар каралган. Отышлы!
Кулдан ясалган җылыткычлардан баш тартыгыз – аларда, кагыйдә буларак, ток сугудан, артык кызудан, кыска ялганыштан саклану җайланмалары юк.
Электр приборларын төзек тоту – бик яхшы гадәт. Безнең тормышта гаджетлар саны артып тора – телефоннар, планшетлар, һәр бүлмәдә телевизор. Электр чыбыгына йөкләнеш көннән-көн арта. Аз гына зыян күргән кабель дә, хәтта телефон зарядкасы, теләсә кайсы вакытта кыска ялганыш булып, тирә-яктагы бөтен нәрсәне кара күмергә әйләндерә ала. Өйдән чыгып киткәндә, кирәкмәгән приборларны (шул ук зарядка җайланмасын, телевизорны һ. б.) челтәрдән өзегез. Ә үз участогыгыздан киткәндә мичне һәм мунчаны җентекләп карагыз, шулай ук электр приборларын челтәрдән өзегез.
Янгын турында кисәтүчеләр
Бүлмә түшәменә беркетелгән кечкенә түгәрәк тартма – йорт януы турында кисәтүче иң нәтиҗәле чараларның берсе. Аны электрга тоташтырырга кирәкми – җайланма батареядан эшли. Махсус элементлар ярдәмендә ул төтен исен сизә һәм көчле тавышлы сигнал бирә: «Пи-Пи-Пи...». Шуңа күрә аны төтен датчигы дип тә атыйлар. Соңгы берничә ел эчендә янгын извещательләре республикада 400дән артык кеше, шул исәптән 160 бала гомерен саклап калган.
Әйтик, агымдагы елның 7 мартында Зианчура районында хатын-кыз һәм биш бала булган шәхси йорт верандасында янгын чыккан – барысы да извещатель ярдәмендә генә исән калган. Май аенда Иглин районында яшәүче хатын, тавыш сигналын ишетеп, 9 яшьлек улы белән санаулы секундлар эчендә янган йорттан чыгарга өлгергән.
Извещатель аз керемле күп балалы, балалары булган авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгән кешеләргә, 55 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче гражданнарга, баласы туган гаиләләргә бушлай бирелә. 183 мең гаилә аны алган да инде.
Әгәр дә шушы категорияләрнең берсенә дә кермисез икән, извещательне үзегез сатып алаласыз. Аның иң гадие 300 сум тора. Аны махсус кибетләрдә генә сатып алырга кирәк. Вакыт-вакыт батарейкасын алыштырырга да онытмагыз.
Җәен шәһәр кешеләре балаларын әби-бабаларына илтә. Өлкән яшьтәге кешеләр һәрвакытта да сабыйларның хәвефсезлеген тәэмин итә алмый. Йортта янгын извещателен урнаштыру, янгын хәвефе туган очракта, сезнең өчен иң кадерле кешеләрнең гомерен саклап калачак.
Әйтик, залга, мансардага һәм гаражга өч извещатель сатып аласыз. Бу нибары 900 сумга төшәчәк.
Җәйне шашлыкларсыз күз алдына китереп булмый. Иң дөрес рецепт – аны яхшы, сыйфатлы һәм хәвефсез мангалда әзерләү. Һәрвакыт иелеп карарга туры килгәнендә түгел, ә янәшәдә басып торып әзерләү мөмкинлеге булганында. Бу алай ук кыйммәт тә түгел – дачниклар өчен һәм хуҗалык товарлары кибетләрендә зур стационар мангалларны өч мең сумнан башлап табарга мөмкин.
Шашлык кыздыру фаҗига белән тәмамланмасын өчен, ялкын һәм күмерне караучысыз калдырмагыз, мангал һәм барбекюны агач астында, шулай ук яфрак яки ылыс катламы белән капланган җирдә яндырмагыз, ә яндырып җибәрү өчен сыеклыкны уттан ераграк тотыгыз – ул мизгел эчендә ялкынлана. Пыскыган тәмәкене, шырпыны металл савытка салыгыз һәм су сибегез. Ихатада газ баллоннары, бензин, спирт, ацетон, шулай ук башка янучы матдәләр салынган савытлар тотмагыз.
Беренчел янгын сүндерү корылмалары
Чүп-чар яндыру бик куркыныч шөгыль – коры җилле һавада ут тиз арада тирә-юньгә тарала, шул исәптән күрше корылмаларны да ялмап ала. Шуңа да чүп-чарны зур металл мичкәдә яндыру хәерле. Андый мичкәгез юк икән, «Авито» яки «Юла»да 500 сумга сатып алырга мөмкин. Әйдәгез, берьюлы ике мичкә алыйк – икенчесендә һәрвакыт су яки ком булсын. Әгәр дә хәлегездән килә икән, килешеп, күршеләр белән бергә янгын мотопомпасы сатып алырга да мөмкин. Ул җиде меңнән кырык мең сумга кадәр тора.
Ягулык һәм җиңел янып китүче сыеклыкларны сүндерү өчен универсаль порошок сатып алыгыз – шул рәвешле сез йортның янган диварын гына түгел, компьютер, электр плитәсе, чәйнекне дә сүндерә алачаксыз. Ул нибары 500 сум тирәсе тора.
Җәйге төннәр өчен яхшы җылыткыч, өлкәннәр һәм балалар хәвефсезлеге өчен өч извещатель, тәмле кичке ашлар өчен сыйфатлы хәвефсез мангал, ике мичкә һәм янгын сүндергечне җиде мең сумга сатып алырга мөмкин. Килешәсездер, үзеңнең һәм якыннарыңның хәвефсезлеген һәм иминлеген тәэмин итү өчен бу зур акча түгел.
Зур булмаган янгынны ничек сүндерергә?
Аш бүлмәсендә сөлге янып китсә – аны раковинага ташлагыз, су сибегез яисә кәстрүл капкачы белән каплагыз.
Табада май янса – аны капкач белән тыгыз итеп ябыгыз һәм плитәне сүндерегез. Янган майга су сибәргә ярамый – пешәчәксез.
Чүп чиләгендә чүп янып китсә яки подъезддагы почта тартмасында гәзитләр янса – су алып килеп, утка сибегез.
Фатирда янган изоляция исе чыкса – гомум электр сүндергечне сүндерегез. Балаларга ул урнашкан урынны күрсәтегез.
Көнкүреш техникасы янса – фатирдагы утны яки розеткадан шнурны алып приборларны уттан өзегез, приборны һава кермәслек итеп йон юрган, тыгыз тукыма белән каплагыз. Электр челтәренә тоташтырылган аппаратураны су белән сүндерергә ярамый!
Теләсә кайсы очракта да 112 телефоны буенча коткару хезмәтенә шалтыратыгыз.
Походка барып – урманны яндырды
Күп кенә рәсәйлеләр ялны диңгез буенда үткәрә алмаган быелгы елда, шул исәптән табышларын шактый югалту сәбәпле дә, ялның альтернатив төре булып эчке туризм кала. Башкортстанда күмәкләп яки үзең генә палатка алып машиналарда бара торган йөзләгән урын бар. Кызганыч, кайчагында мондый «кыргый» ял аркасында табигать һәм йөзләгән кеше зыян күрә – кемнең дә булса учакны сүндермәве яки тәмәке тартуы да җитә.
Мәсәлән, агымдагы елның 10 июнендә «Җилем» табигать паркында (ул Гафури районы территориясендә урнашкан) янгын чыга – үтеп керү авыр булган урында бер гектар урман яна. Якынча мәгълүматлар буенча, янгынга 12 кешедән торган туристлар төркеме сәбәпче булган. Аларны тоткарлаганнар һәм сорау алалар.