Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
25 июнь 2020, 14:35

Фермерларны мәктәпкә чакыралар

Республикада «Фермер мәктәбе» проекты бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.

Укуларга крестьян (фермер) хуҗалыклар башлыклары, шулай ук Башкортстан Республикасында авыл җирлегендә теркәлгән һәм анда даими яшәгән һәм югары яки урта һөнәри белемле шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары укый ала.
Безнең төбәк Рәсәйдә сынау үтүче дүрт субъект исәбенә кергән, «Россельхозбанк» аларда фермерлык эшен «нульдән» башлау һәм үз эшен башлап җибәргән эшкуарларның квалификациясен күтәрү буенча теоретик һәм практик программа тәкъдим итә. Шунысы мөһим, «Фермер мәктәбе»ндә уку тулысынча бушлай булачак.
Әлеге күләмле проект Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкорт дәүләт аграр университет ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Проектта катнашу өчен, 12 июльгә кадәр ит терлекчелеге, сөт терлекчелеге яки терлек продукциясен эшкәртү (сыр җитештерү) юнәлешләре буенча презентация яки видеороликны электрон адреска ([email protected]) җибәрергә кирәк. Катнашу шартлары белән Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Башкорт дәүләт аграр университет, төбәкнең Авыл хуҗалыгы консультацияләре үзәге сайтларында танышырга мөмкин.
«Фермер мәктәбе»ндә укулар авыл хуҗалыгы продукциясенең маркетингы һәм логистикасы, хуҗалык итүнең кече формаларын дәүләт тарафыннан җайга салу һәм ярдәм итү чараларына, икътисадка һәм фермер хуҗалыгы белән идарә итүгә багышланган лекцияләр һәм лаборатор эшләрне үз эченә алачак.
Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов билгеләп үтүенчә, соңгы биш елда Башкортстан авыл хуҗалыгының тулаем продукциясенең гомуми структурасында фермер хуҗалыклар өлеше ике тапкыр арткан.
– Бу фермерлар саны арту аркасында гына түгел. Компетенцияләр үсә, фермерлар актив рәвештә заманча эш алымнарын үзләштерә, – дип билгеләп үтте Илшат Фәзрахманов. – Төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгы соңгы елларда авыл хуҗалыгы эшчәннәрен, шул исәптән фермерларны даими укыта. Кышын, әйтик, «1000 агроном» курслары, җәен «Басу көне» семинарлары уза. Фермерлар яңа белемнәрдән, яңа технологияләрдән башка эшләп булмавын аңлый. «Фермер мәктәбе» проекты да белемнәрне арттыруның тагын бер нәтиҗәле ысулы булып тора.
Бәйгедә сайлап алынган катнашучылар исемлеген 20 августтан да соңга калмый игълан итү планлаштырыла. «Фермер мәктәбе»ндә укулар 1 сентябрьдән башлана.
Читайте нас: