Чишмэ
+11 °С
Облачно
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
24 Июня 2020, 13:28
Билгеләр һәм киртәләр юк
Үткән атнада Чишмә районы прокуратурасы район мәгариф учреждениеләре янында гамәлдәге законнарда каралган юл билгеләре, тамгалар, светофорлар, киртәләр булуын тикшерде.
Добавить в предпочтительные источники Google
Алкин-2, Уразбахты, Калмаш авыллары, Чишмә поселогының беренче һәм бишенче мәктәпләре, шулай ук «Алтын башак», «Светлячок», «Малыш» балалар бакчалары янында юл билгеләренең булмавы ачыкланды. Новотроицкий, Сәйран, Дмитриевка авыллары мәктәпләре, «Ромашка», «Дюймовочка», «Кояшкай» балалар бакчалары янында да юл билгеләре юк. Шулай ук прокуратура тарафыннан Енгалыш, Иске Муса мәктәпләре, «Радуга», «Малыш» балалар бакчалары янында җәяүлеләр йөри торган юлны чикләүче киртәләр булмавы ачыкланды.
Урындагы үзидарә органнары башлыкларына әлеге җитешсезлекләрне бетерү турында тәкъдимнәр җибәрелде. Эшләр барышы район прокуратурасы контролендә.
Читайте нас
вк
ок
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"