Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
22 июнь 2020, 14:14

Аттестат алуга – битлек һәм перчатка киеп

Уку елы тәмамланды, һәм Чишмә мәктәпләрен тәмамлаучылар өлгергәнлек аттестатлары алдылар.

Аттестатлар 15 июньнән бирелә башлады. 152 унберенче һәм 484 тугызынчы сыйныф укучылары аттестат алды, 37 унберенче һәм 83 тугызынчы сыйныф укучысы укуын яхшы билгеләргә генә тәмамлады.
Аттестатларында яхшы билгеләр генә булган 11нче сыйныфларга «Укуда аеруча уңышлар өчен» медальләре дә тапшырылды.
Быел, коронавирус чире таралу сәбәпле, аттестатлар дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрен исәпкә алмыйча бирелде.
– Агымдагы елда бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнары Чишмә районының поселок һәм авыл мәктәпләрен тәмамлаучыларның өлгереш нәтиҗәләренә йогынты ясамаячак. Аттестатлар тапшыру яңа форматта, график буенча оештырылды. Аны мәктәптән килеп алу өчен һәр балага аерым вакыт билгеләнде. 10–15 минут аралык кешеләрнең күпләп җыелуына юл куймаска мөмкинлек бирде. Балалар аттестат алу өчен ата-аналары белән килә алды, тик, һичшиксез, санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү – битлек һәм перчаткалар кию мөһим булды. Ә параллель сыйныфлар күп булган 1нче мәктәптә бинадан өстәмә чыгу юлы оештырылды, – дип сөйләде мәгариф идарәлегенең кадрлар буенча белгече Рәмзилә Габидуллина.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас: