«Агыйдел СЭС» инвестиция проектын 7 ай дәвамында тормышка ашыру ниятләнә һәм ул 2020 елда тәмамланырга тиеш.
Бер киловатт куәтне булдыру бәясе 92,5 мең сум күләмендә билгеләнгән, ә станциянең гомуми бәясе якынча 925 миллион сум тәшкил итәчәк. Билгеләнгән тариф керем нормасы 12 процент булганда инвестицияләрне 15 ел дәвамында кире кайтарырга мөмкинлек бирәчәк.
Элегрәк инвесторлар Башкортстанда кояш энергетикасы өлкәсендә 54 мегаватт куәтле һәм 6 миллиард сумлык инвестицияләр күләме белән дүрт проектны гамәлгә ашырган иде.
Уфада торакка бәяләр төште
Уфа соңгы айда торакка бәяләр төшү буенча миллионнан артык халык яшәгән шәһәрләр арасында икенче урында тора. Бу хакта Рәсәйдә күчемсез милек сату-алу буенча иң зур сервисларның берсе – ЦИАН хәбәр итә. Июньдә торак бәясе һәр квадрат метрга 6,9 процентка яки 75 мең сумга кадәр төшкән.
Рәсәйнең миллионлап кеше яшәгән шәһәрләрендә икенчел торакның уртача бәясе бер квадрат метр өчен 77,2 мең сум тәшкил иткән. Май ае белән чагыштырганда, ул 1,3 процентка төшкән. Экспертлар бәяләвенчә, агымдагы елда бәяләр дәрәҗәсенә икътисади кризисның дәвамлылыгы, шулай ук банкларның ипотека буенча ставкаларга төзәтмәләр кертү сәясәте йогынты ясаячак.
2021 елда юллар нинди булачак?
Республикада юлларның 60 проценты нормага туры килә. Бу күрсәткеч 100 процентка тиң булсын өчен, 18000 километрдан артык юлны ремонтлау мөһим. «Хәвефсез автомобиль юллары», «Торак һәм шәһәр мохите», «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» кебек федераль программалар барышында 2,6 миллиард сум акча җәлеп ителгән инде.
Хөкүмәтнең беренче вице-премьеры Андрей Назаров 2021 елга юл программасын төзү буенча киңәшмә барышында шәһәрләр һәм районнарда юлларны ремонтлау буенча яңа методика әзерләргә, урындагы әһәмияттәге юлларны төбәкнекеннән федераль баланска күчерү буенча эшне активлаштырырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар һәм үлчәү контроле буенча эшне көчәйтергә кушты.
Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков