Чишмэ
+5 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Гомуми мәкаләләр
21 Июня 2020, 07:32
Җәй – акча эшләү мөмкинлеге...
Укучыларның һәм студентларның көтеп алган каникуллары дәвам итә.
Алсу Гайсина
Аларның күбесе җәй буе тик утырырга теләми һәм өстәмә акча эшләү өчен эш эзләргә керешә. Укучыларның сүзләренә караганда, алар эшне танышлары аша, гәзитләрдәге игъланнар буенча һәм ешрак социаль челтәрләрдә таба.
Каникуллар чорында укучылар өчен иң кулай эшләрнең берсе – поселокның төрле нокталарында куас сату. Вероника Тангелбаева шушы көннәрдә Сафар мәктәбенең тугызынчы сыйныфын яхшы билгеләргә генә тәмамлап аттестат алган һәм җәйгелеккә картәнисе янына Чишмәгә килгән. Әмма ял итү өчен генә түгел, ә каникулларда куас сатарга урнашу өчен дә.
– Үземә акча эшлим, вак-төяк өчен дә әти-әнидән сорап булмый бит инде. Башка төрле эш эзләмәдем дә, танышым аша урнаштым – ул миңа кадәр куас сатты. Уналты яшем тулу белән аеруча җаваплылык тойдым һәм үземне өлкәннәр ролендә сынап карарга булдым. Эш бирүчеләр безне аңлый, әмма үз эшебезгә җаваплы каравыбызны таләп итә, – ди Вероника. – Күп кенә яшьтәшләрем дә каникулларда эш белән мәшгуль. Асылда исә үзләре өчен эшлиләр, әмма кайберәүләр гаиләләренә ярдәм итәргә яки әти-әниләре сатып алалмаган әйберләрне алу өчен акча эшләргә телиләр.
Акча эшләүнең башка ысуллары да бар. Мәсәлән, малтабарлар үз эшләрен алга җибәрү өчен промоутерлар яллый. Бу эш игъланнар такталарында тәкъдим ителгән товарлар яки хезмәтләр турындагы реклама мәгълүматларын поселок буенча ябыштырып йөрүдән гыйбарәт.
Студентлар исә акчалырак эш таба. Мәсәлән, поселокка каникулга кайткач, биредәге кафеларга һәм кибетләргә официант яки сатучы-консультант булып урнашырга мөмкин. Шулай ук, кагыйдә буларак, июньдә студентлар практика үтәләр һәм кайвакыт шул ук предприятиедә яки оешмада өстәмә акча эшләргә калалар.
Эш яшьләргә үзләрен өлкәнрәк итеп тоярга, тормышта үз урынын табарга һәм әти-әнисенә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"