Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
21 июнь 2020, 14:49
Аның исеме тыелган иде
Салават Юлаев 1752 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы Уфа провинциясе (хәзер Башкортстанның Салават районы) Шайтан-Көзәй волостенең Тәкәй авылында туа (бу авыл хәзер юк).
Ул XVIII гасыр башыннан башкорт восстаниеләрен җитәкләгән тарханнар, муллалар, абызлар, батырлар булган атаклы нәселдән. 1773 елның октябрендә Салават Юлаев җитәкчелегендәге отряд Емельян Пугачевның төп гаскәрләренә кушыла.
Юлаев хөкүмәт гаскәрләре белән сугышта күп кенә төп вакыйгаларга җитәкчелек итә, егермедән артык алышта катнаша. Ул үзенең отряды белән Сим һәм Кытау заводларын ала. Чиләбе крепостен, Ырынбурны камап алуда катнаша, Красноуфимск ныгытмасын яндыра.
1774 елның ноябрендә Салават Юлаев кулга алына. Сорау алганда ул иптәшләренең берсен дә сатмый. Уфада, Казанда, Мәскәүдә, Ырынбурда һәм янә Уфада ярты елдан артык дәвам иткән тикшерүдән соң Салават Юлаев һәм аның белән бергә восстаниедә катнашкан әтисе Юлай Азналин хөкем ителә, камчы белән суктырып һәм келәймә салып җәзага тарттырыла, шуннан соң алар икесе дә Балтыйк диңгезе буендагы Рогервик крепостена мәңгелек сөргенгә озатыла.
Салават Юлаев 1800 елның 8 октябрендә шунда вафат була.
– Патша хөкүмәте Салават турында җырлауны гына түгел, ә аның исемен әйтүне дә тыя. Шуңа да карамастан, батырның исеме тарихи проза, җырлар кебек башкорт халык иҗаты жанрларында сакланган, – ди башкорт фольклористикасында батыр образын өйрәнгән филология фәннәре докторы Г. Хөсәенова. Башкорт батыры шагыйрь-импровизатор буларак та билгеле. Аның 19нчы гасыр риваятьчеләре язмалары ярдәмендә сакланып калган әсәрләре башкорт әдәбиятының чишмә башы булып тора. Юлаев шигырьләре халыкны көрәшкә өнди («Көрәш», «Ук», «Яшүсмер яугиргә»), туган ягыбызның матурлыгын тасвирлый («Туган як», «Уралым», «Сандугач») һәм мәхәббәткә багышлана («Зөләйха»).
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы