Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 июнь 2020, 20:35
Июньнең икенче яртысы уртача җылы булачак
Gismeteo.ru порталы мәгълүматларына караганда, июньнең икенче яртысында Башкортстанда бераз явым-төшем һәм көндезге температураның еш тирбәлеше булган уртача җылы һава торышы көтелә.
Көндез һава Цельсий баганасының +18-28 градус чикләрендә җылыначак, әмма аерым көннәрдә, ә нәкъ 18 һәм 22 июньдә термометр баганасы нибары 13 градус җылылык күрсәтәчәк. Төнлә кыраулар көтелми – 22–23 июньдә иң салкын төндә минималь температура +7 булачак дип фаразлана. Бераз яңгыр явачак. Фаразларга караганда, якындагы ике атнада нибары 10 миллиметр чамасы явым-төшем көтелә.
Мондый уртача җылы һава торышы кешеләргә дә һәм авыл хуҗалыгы өчен дә бик уңайлы. Тәҗрибә күрсәтүенчә, озакка сузылган эссе көннәрдә йөрәк һәм кан тамырлары белән бәйле күп кенә авырулар кискенләшә, суга батып үлүчеләр саны арта. Артык эссе кояш һәм югары температура Башкортстанда үсүче авыл хуҗалыгы культуралары өчен дә кулай түгел. Безнең климат өчен җәйге һава торышы көндезге температура +20–25 градус чикләрендә һәм уртача явым-төшемнәр булганда иң кулай дип санала.
Фото: pixabay
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы