Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
20 июнь 2020, 18:37

Бу кагыйдәләр балагызның гомерен һәм иминлеген саклаячак!

Җылы көннәр – өлкәннәр һәм балалар өчен иң матур чор. Каникуллар, отпусклар, актив ял вакытында, кызганычка каршы, хәвеф тә сагалап торырга мөмкин. Коткаручылар гомерне һәм сәламәтлекне саклап калу өчен берничә файдалы киңәш әзерләде.

Әлбәттә, аларның сезгә дә, балаларыгызга да беркайчан да кирәге чыкмаячагына, бар да яхшы булачагына өмет белән. Аларны үзегез укыгыз һәм балаларыгызга җиткерегез. Балалар белән теге яки бу хәл-шартларда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында күнекмәләр үткәрү дә файдалы булачак. Аларда теоретик белемнәр генә түгел, практик күнекмәләр дә ныгысын.
Әгәр бала өйдә берүзе калса
– Ишекне беркемгә дә ачма. Бөтенләй беркемгә дә. Кемдер үзен күрше, полиция, почтальон дип таныштырса, әти-әниләр йоклый, уятмаска куштылар, дип әйт, чакырылмаган кунаклар соңрак килсен.
– Әти-әниеңнең кесә телефоны номерын ятла, кирәк була калса, аның буенча алар белән элемтәгә керә аласың. Әгәр алар эш урынында булмаса, эзләп тапсыннар һәм ашыгыч рәвештә сиңа шалтыратсыннар дип үтен.
– Әгәр дә чит кеше ашыгыч рәвештә шалтыратырга яки су эчәргә кирәк дип, синнән ишекне ачарга сорый икән, телефон номерын сорап бел дә үзең шалтырат, ләкин ишекне ачма, яки якындагы телефон яисә су сатылган кибетнең кайда булуын аңлат.
– Әгәр чит кешеләр фатир ишеген вата башлый икән, «102» телефонын җыеп, полициягә, әти-әниләреңә шалтырат, ә телефон булмаса, яки эшләмәсә, балконга чыгып яки тәрәзәне ачып «Янгын!» дип кычкыр.
– Тәрәзә янына якын килмә, черкидән саклаучы челтәрләргә таянма. Алар бары тик тышкы яктан гына ышанычлы кебек тоела – соңгы вакытта мондый челтәрләр ертылып, балалар тәрәзәдән егылып төшкән очраклар аеруча ешайды.
Әгәр ялгызы урамга йөрергә чыкса
– Әти-әниеңә кая, кем белән баруыңны, кайчан кайтасыңны әйт. Бу бик мөһим – шул очракта гына хәвефле хәл килеп туганда алар сиңа ярдәм итә алачак!
– Үз йортыңнан һәм ихатаңнан ерак китмә. Бигрәк тә кеше булмаган урыннардан, чокырлардан, ташландык йортлардан һәм подваллардан ерак йөр.
– Урамда таныш булмаган кешеләрдән бернәрсә дә алма. Хәтта иң тәмле кәнфитне дә. Таныш булмаган кешеләрнең барлык тәкъдимнәренә дә «Юк!» дип җавап бир һәм шунда ук алар яныннан кешеләр булган җиргә кит.
– Урамда, транспортта, подъездда ярдәмгә кешеләрне чакырырга оялмаска кирәк. Әгәр сине тотып алырга маташалар, көч кулланалар икән – кычкыр, ычкынырга тырыш, йөгер. Әгәр сине кемдер эзәрлекләгән кебек тоела икән, юлның икенче ягына чыгарга, кибеткә, автобус тукталышына керергә, теләсә нинди өлкән кешегә мөрәҗәгать итәргә яки үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итәргә кирәк.
– Таныш булмаган өлкәннәр һәм үсмерләр төркемнәренә якын килмә.
– Таныш булмаган кеше белән подъездга, лифтка кермә. Иң яхшы, көләч һәм юаш булып күренгән күрше дә чынында маньяк булып чыгарга мөмкин.
– Чит кеше машинасына утырма.
– Фатир ачкычларын муеныңа асма һәм аларны чалбар каешына беркетмә, моның өчен махсус кесә ясау яхшырак.
– Төнлә урамда берүзең генә йөрмә.
Әгәр шулай да туры килә икән, яктыртылган урыннардан гына бар. Әгәр синең юлың караңгы һәм тар тыкрыклар аша узса, әти-әниеңә шалтыратып, сине каршы алуларын үтен.
– Шуны онытма, коронавирус әле җиңелмәгән һәм өйдән тыш мотлак рәвештә битлек кияргә кирәк. Шулай ук республикада «комендант сәгате» гамәлгә кертелгән: 17 яшькә кадәр балалар 22дән 10 сәгатькә кадәр җәмәгать урыннарында әти-әниләреннән башка булырга тиеш түгел.
Әгәр яшенле яңгыр башланса
– Тәрәзәләрне, ишекләрне, төтен һәм вентиляция тишекләрен ябыгыз. Мич якмагыз, шәһәр телефоны аша сөйләшмәгез: яшен кайвакыт баганалар арасына сузылган чыбыкларны суга. Гомумән, электр үткәргечләргә һәм көнкүреш приборларына якын килмәскә тырышыгыз.
– Әгәр яңгыр сез урманда вакытта ява башласа, урманның кыска агачлар һәм куаклар үскән урынына яшеренегез. Биек агачлар, бигрәк тә нарат, имән һәм тирәк агачлары астына яшеренмәгез. Металл предметлардан (мотоцикл, велосипед һ. б.) ерак торыгыз, алардан 20–30 метрга читкәрәк китегез. Әгәр дә яңгыр вакытында автомобильдә булсагыз, аннан чыкмагыз, шул ук вакытта тәрәзәләрне ябыгыз һәм радиоалгыч антеннасын төшерегез.
Әгәр су коенырга барсагыз
– Ел саен республикада берничә йөз кеше, шул исәптән балалар батып үлә. Алар барысы да яхшы йөзүенә инанган һәм минем белән беркайчан да бәла булмаячак дип уйлаган. Шуңа күрә җиңел акыллы булмагыз: суда һәркем зыян күрергә мөмкин!
– Кеше суда озак булганда һәм өшегәндә көзән җыерырга мөмкин. Еш кына ул аяк мускулларында була. Бу вакытта тирән сулыш алырга, баш белән суга күмелергә, аякларны турайтырга, аякларның баш бармакларын тотып, үзеңә таба нык кына тартырга кирәк.
– Беркайчан да, бер очракта да балалар өлкәннәрдән башка су коенырга барырга тиеш түгел. Җаваплы булган, үзләре дә яхшы йөзә белгән һәм, әлбәттә, яр буенда алкоголь эчмәгән өлкәннәрдән башка.
– Әгәр кемдер батса, кычкырыгыз, тавыш бирегез, ярдәмгә чакырыгыз. Берәрсе табиб артыннан йөгерсен. Баткан кеше янына йөзеп барыгыз. Салкын суда организмның суынуын булдырмас өчен, киемнәрегезне салмагыз. Бары тик аяк киемен генә салырга һәм кесәләрдә булган әйберләрне ярда калдырырга кирәк. Батучы кешегә якынлашкач, ул сезгә ябышмасын өчен, аны иңнәреннән эләктереп алыгыз. Югыйсә, сез хәрәкәт итү мөмкинлегеннән мәхрүм калачаксыз һәм аның белән бергә батуыгыз да ихтимал.
– Таныш булмаган урыннарда суга чуммагыз. Сигнал калкавычыннан ары йөзмәгез, исегездә тотыгыз: анда суүсемнәре, упкын яки салкын чишмә бәргән урын булырга мөмкин. Суда кешене тоту белән бәйле уеннар уйнамагыз. Кызып китеп, сез очраклы рәвештә кешегә вакытында һава суларга ирек бирмәскә мөмкинсез, һәм ул тончыгырга мөмкин. Әгәр суда нәрсәдер булган икән, беркайчан да курыкмагыз һәм кычкырмагыз. Кычкырган вакытта үпкәләргә су эләгергә мөмкин, ә бу иң зур хәвеф белән яный.
Юлны кисеп чыкканда
– Юлны яшел утка кисеп чыгарга, ә кызыл утка туктарга кирәклеген барысы да белә. Ләкин барлык машина йөртүчеләр дә бер үк дәрәҗәдә тәртипле һәм аек карашлы түгел: кемдер тиеш булмаган вакытта да кузгалып китәргә мөмкин. Шуңа күрә, яшел ут янып бөтен машиналар туктап торса да, берьяклы гына хәрәкәт булса да, игътибар белән як-якка карагыз.
– Әгәр сез велосипедта икән, юлны аркылы чыкканда аннан төшегез. Күптән түгел генә шундый хәл булды, бер малай юлга кинәт килеп чыкты һәм барысын да үткәреп кузгалып киткән автомобиль астына эләкте.
– Юлны кыйгачлап кисеп чыкмагыз, бары тик аркылыга гына чыгыгыз. Бу водительләр сезне яхшырак күрсен өчен кирәк.
– Кичен киемдә яктылыкны чагылдыра торган билгеләр йөртегез. Бу машиналарга сезне ерактан күрергә мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: