Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 июнь 2020, 12:10
Тарифлар вакытлыча күтәрелми
Илнең Төзелеш министрлыгы торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артуны туктату мөмкинлеген тикшерә, аны ел саен индексацияләү 1 июльгә планлаштырылган. Бу хакта ведомство башлыгы Владимир Якушев белдерде.
– 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләреннән файдаланган өчен тарифларны күтәрмәү, димәк, халыкның түләүләрен арттырмау тәкъдиме бар, – диде ул.
Төзелеш министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, бу чара икътисадны торгызу дәүләт планының бер өлеше буларак тәкъдим ителгән булган инде.
1 июльдә – икеләтә хезмәт хакы
Рәсәйлеләр 1 июльдә, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумрәсәй тавыш бирү көнендә (ул ял көне дип игълан ителгән), эшкә чыккан өчен арттырылган хезмәт хакы алачак. Хезмәт кодексына ярашлы, ял яки бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы икеләтә күләмдә исәпләнә.
Гомумрәсәй тавыш бирү көнендә эшләмәүче гражданнарның да хезмәт хакы сакланып кала.
Белгечләр бюджет хисабына әзерләнәчәк
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына үзгәрешләр кертелде, аның ярдәмендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2021 елдан башлап университетта студентларны максатчан укыту турындагы шартнамәләр буенча чыгымнарның 90%ына кадәр һәм колледжларда 30%ка кадәр кайтара ала.
Әйтик, студент, предприятие һәм Башкорт дәүләт аграр университеты арасында өч яклы килешү төзелә. Предприятие булачак хезмәткәрен семестрлар буенча укытуга түли һәм ел ахырында төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгына субсидия алу өчен документлар тапшыра.
Алданган өлешчеләргә ярдәм
Республикада алданган өлешчеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән закон кабул ителәчәк. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары алданган өлешчеләр өчен йортлар төзүгә карата таләпләрне йомшартачак закон кабул итәргә ниятли. Яңа закон проекты буенча фатирларның бер өлеше элек намуссыз төзүчеләрдән зыян күргән өлешчеләргә бирелә торган торак йортның минималь мәйданы буенча таләпне бетерү тәкъдим ителә.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы