Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
18 июнь 2020, 19:38
Түләү сроклары кичектерелә һәм ташлама бирелә
Коронавирус чире таралуга бәйле хәлләрнең начараюы шартларында икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү максатында Рәсәй Хөкүмәтенең 2020 елның 2 апрелендәге 409нчы карары белән салым салына торган мөлкәт ияләре булган оешмалар өчен яңа ярдәм чаралары кертелде.
2020 елның 1 мартына кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән һәм коронавирус инфекциясе таралудан аеруча зыян күргән эшчәнлек өлкәсендәге оешмалар өчен транспорт салымы, оешмалар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча аванс түләү сроклары озайтылды:
2020 елның беренче кварталына – 2020 елның 30 октябренә кадәр;
2020 елның икенче кварталына – 2020 елның 30 декабренә кадәр.
Барлык салым түләүче оешмаларга 2019 ел өчен оешмалар мөлкәтенә салым буенча салым декларациясен тапшыру вакыты өч айга озайтылды (2020 елның 30 июненә кадәр).
Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 2 апрелендәге 409нчы карары белән тормышка ашырылган бизнеска ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат белән Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтының махсус бүлегендә танышырга мөмкин.
Башкортстан Республикасында оешмалар мөлкәтенә салым буенча өстәмә ярдәм чарасы буларак ташламалар кертелде: 2020 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертелгән оешмалар салымнан азат ителә, аларның төп эшчәнлек төре Гомумрәсәй икътисади эшчәнлек төрләре классификаторына ярашлы, Башкортстан Республикасы Башлыгының 2020 елның 4 апрелендәге 119нчы карарына ярашлы, коронавирус чире таралу шартларында аеруча зыян күргән икътисад тармаклары исемлегенә кергән.
Бу ташлама эшчәнлекнең күрсәтелгән төрләрен гамәлгә ашыру өчен файдаланыла торган мөлкәткә карата гына бирелә (Башкортстан Республикасының 2020 елның 10 апрелендәге 243нче законы).
Хәзерге вакытта республиканың урындагы үзидарә органнары тарафыннан салым түләүчеләрнең югарыда күрсәтелгән категорияләре өчен җир салымы буенча аванс түләү бурычларын гамәлдән чыгару турында карарлар кабул ителә.
Әлеге ташламалар каралган эшчәнлек төрләренең тулы исемлеге белән Рәсәй Федераль салым хезмәте сайтында «Милек салымнары буенча ставкалар һәм ташламалар турында белешмә мәгълүмат» интернет-сервисында танышырга мөмкин.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы