БДИ алдыннан куркуны ничек басарга, шулай ук имтиханнарны уңышлы тапшыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? – бу хакта Чишмә районының гаилә хезмәте психологы Марина Чемоданова сөйли.
– Бердәм дәүләт имтиханнары алдыннан 11нче һәм 9нчы сыйныфларны тәмамлаучылар гына түгел, аларның әти-әниләре дә дулкынлана. Алар балалары бик нык борчылмасын өчен ничек ярдәм итә ала соң?
– Моның өчен, сиңа ничек булса да ярдәм итә аламмы һәм синеңчә, моны яхшырак итеп ничек эшләп була, дип сорагыз. Хәтта улыгыз яки кызыгыз ярдәмнән баш тартса да, аңа гадәттәгедән күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз. Бала имтиханга әзерләнгән вакытта күңеле тыныч булырга тиеш, юкка-барга борчырга ярамый.
– Ә дулкынлануны ничек җиңәргә һәм имтиханнарны ничек уңышлы итеп тапшырырга, төшен-келеккә бирелмәскә соң?
– Имтихан тапшырачак балага сигез сәгать йокларга кирәк. Калган вакытны өлешләргә бүлегез, ике сәгать имтиханга әзерләнсә, ярты сәгать физик йөкләнеш булырга тиеш һәм моны чиратлаштырып тору
мөһим. Бу чорда әзерлекне иң авыр темалардан башлагыз, чөнки кайбер темаларны ныклап өйрәнмәвегез яки аңа җитди карамавыгыз сәбәпле, төшенкелеккә биреләсез. Шул темалар буенча онлайн-дәресләр тыңлагыз. Сынау алдыннан йокыны туйдырырга кирәк, чөнки баш хәл җыйгач эшләве дә җиңелрәк. Имтихан бирер алдыннан яки аңа әзерләнгәндә каһвә, кола, энергетик эчемлекләр эчмәгез. Массаж, җылы душ яки җылы сөткә бал кушып эчү төнлә тизрәк йоклап китәргә ярдәм итәр.
Йокы тизрәк ачылсын өчен иртән чыклы үлән өстендә йөрегез, шәхси йортта яшәмәсәгез, ләгәнгә салкын су салып, аякларыгызны берничә минут тыгып, чупырдатып утырыгыз. Көн дәвамында ешрак салкынча су эчегез. Ә имтиханга китәр алдыннан сезгә уңышлар теләп озатып калучылар белән кочаклашыгыз. Чөнки кочаклашу, чынлап та, гаҗәеп көчкә ия.
Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков