Быел без, сабантуй булмаса да, гореф-гадәтләрне үзгәртмәскә булдык.
– Миңневәли Мәсәлим улы, коронавирус пандемиясе бөтен нәрсәне төптән үзгәртте, күп планнарны җимерде, икътисадка тискәре йогынты ясады. Безнең район аграрчылары үзләрен ничек хис итә? COVID-19 аларның эшенә йогынты ясадымы?
– Пандемия безне урап үтте. Барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре саклык чараларын үтәп, гадәти режимда эшләде. Яз иртә килде, көннәр җылы торды, җир вакытында өлгерде. Район аграрчылары апрель ахырында бердәм рәвештә язгы кыр эшләренә керештеләр. Чәчү эшләрен тиешле агротехник срокта башкарып чыктылар. Көздән 38000 гектар җирне туңга сөреп калдыру да сыйфатлы чәчүгә ярдәм итте. Язгы кыр эшләрендә катнашырга тиешле барлык техника алдан ремонтланды, техник тикшерү үткәрелде һәм 15 апрельдә барысы да чәчү кампаниясен башларга әзер иде.
Соңгы вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бик күп техника, шул исәптән югары җитештерүчәнлекле куәтле тракторлар сатып алуы ярдәмендә язгы кыр эшләрен кыска агротехник срокларда башкарып чыга алдык.
Язгы культуралар 52800 гектарда чәчелде, шуның 30500 гектарында бөртекле һәм кузаклы культуралар, 5800 гектарда шикәр чөгендере, 6200 гектарда – көнбагыш, рапс һәм горчица кебек югары табышлы культуралар якынча дүрт мең гектардан артык мәйдан биләп тора. Көздән һәм чәчү башланыр алдыннан 7500 тоннадан артык минераль ашлама кайтарылды, ягъни бер гектар чәчүлек мәйданга тәэсир итүче матдәдә 50 килограмм чамасы ашлама кертелде. Безнең районда бер ашлык ургыч комбайнга якынча 620 гектар йөкләнеш төшә, нормада ул – 450 га. Район хуҗалыклары ашлык ургыч комбайннар паркын яңартты, күбрәк «Acros» маркасына өстенлек бирелә, ул техник күрсәткечләр буенча чит илнекеннән калышмый. БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының ярдәм күрсәтү программасы да әлеге техниканы сатып алуга дәртсендерде, комбайн бәясенең 40%ы республика һәм Рәсәй бюджетларыннан субсидияләнде. Программа алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез.
– Районның алдынгы хуҗалыкларын атап үтегез әле.
– Быел «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесенең яхшы эшләвен билгеләп үтәсем килә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе эшне беренчеләрдән булып башлап, чәчү кампаниясен ун көн эчендә диярлек төгәлләде. Шулай ук «Башкир-агроинвест» (иң зур мәйданнар аларда), аннан соң «Агропромбизнес», «Үзәк МТС», «Новотроицкий» җәмгыятьләрен дә уңай яктан билгеләп китәм.
– Алыначак уңышны алдан фаразларга мөмкинме?
– Быел мул уңышка өмет бар, үзегез күреп торасыз, фаразлау буенча, тулаем ашлык якынча 115–120 мең тонна булырга ихтимал, ягъни 100000 тонна ашлык җыеп алу планы арттырып үтәлер, мөгаен. Әлеге вакытта химик утау, корткычларга каршы көрәш, бөртеклеләрне тамырдан тукландыру барыла, ә 20–25 июльдә, һава торышы җылы булса, уҗым культураларын урып-җыя башларга планлаштырабыз.
– Миңневәли Мәсәлим улы, район терлекчеләре нинди эшләр белән мәшгуль?
– Кышлатуны уңышлы уздырдылар, терлекләрне җәйге лагерьларга күчерделәр. Җитештерү күрсәткечләре дә начар түгел. Хуҗалыклар мал азыгы әзерли башлады, «Нурис»ны билгеләп үтәсе килә – алар 28 майда ук уҗым арышы белән вика катнашмасын силоска сала башлады, район тарихында мондый хәлнең булганы юк иде әле. Күп кенә хуҗалыклар күпьеллык үләннәрне печәнгә чабарга кереште.
– Авыл хуҗалыгында кадрлар җитмәү турында күп сөйлиләр. Бу мәсьәлә элеккечә кискен торамы?
– Кадрлар мәсьәләсе бүгенге көндә дә көнүзәк булып кала. Квалификацияле кадрлар җитми, чөнки хәзер заманча, автоматлаштырылган, компьютерлаштырылган техникага теләсә кемне утыртып булмый. Авыл хуҗалыгы идарәлеге ел саен февраль-март айларында хуҗалыкларга барып механизаторларны һәм белгечләрне укытуны оештыра, шул рәвешле күпләрне укытуны тәэмин итәбез. Куәтле техника ярдәмендә хезмәт җитештерүчәнлеге артты һәм элек тәүлек буена ун кеше эшләгәнне хәзер бер кеше дә эшли ала. Бәлки, киләчәктә шундый югары җитештерүчәнлек хисабына кадрлар җитмәү проблемасын хәл итә алырбыз.
Һава торышы бозылмас, алга таба да, чәчү эшләре башлангандагы кебек уңай торыр, үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирер дип өметләнәм. Авыл халкының авыр хезмәте мул уңыш белән бүләкләнсен, дип телим!